Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сыра, аракы, азык-төлек дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре күз уңында

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциягә мониторин үткәрде. Чара кысаларында 7 сәүдә объекты тикшерелде, аларның икесе Иске Сәфәр һәм Югары Богады авылларында.

 

Барлык сәүдә объектларында да тәкъдим ителгән минималь ваклап сату бәяләре саклана. Аерым игътибар сыра ассортиментына һәм минималь ваклап сату бәясен үтәүгә юнәлтелде. Чара барышында хокук бозулар ачыкланмады.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 180 төр продукция бәяләренә мониторинг үткәрде.

Белгечләр хуҗалык итүче субъектларның җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә консультация бирделәр, Россия Финанс министрлыгының 07.10.2020 ел, № 235 «Алкогольле продукцияне сатып алу һәм ваклап сату бәяләреннән ким булмаган бәяләрне билгеләү турында»гы боерыгы белән таныштырдылар, кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.

Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнарга мондый күчмә чараларны даими рәвештә гамәлгә ашыралар. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(8552)71-43-03 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев