Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сыйныф бүлмәсен җыештыру өчен акча таләп иткән укытучыны балалар видеога төшергән

«Гөнаһка җиткермәгез, зинһар», — дип яный сыйныф җитәкчесе.

Сочидагы мәктәпләрнең берсендә инглиз теле укытучысы сыйныф бүлмәсен җыештыручыга түләр өчен акча җыя. Акча таләп иткән укытучыны балалар видеога төшерә. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

«Истә калдырыгыз, әти-әниләрегезгә дә әйтегез — бездә җыештыручылар юк. Түләмичә, безнең кабинетны беркем дә җыймаячак. Кабинетларны җыештыру өчен хезмәткәр штатта каралмаган», — дип сөйли 27 нче номерлы мәктәп укытучысы.

Аның сүзләренчә, балалар үзләре сыйныф бүлмәсендә тәртип тота алмый, әгәр аларның әти-әнисе акча бирмәсә, алар үзләре җыештырачак һәм дежурлык графигы төзеләчәк. Әти-әниләр директорга барып кына бу ситуацияне үзгәртә алмас, ди укытучы.

«Әгәр булып чыкмаса, мин исемлекне директорга бирәм, директор әйтер сүз табар. Бер әни директорга барды инде, нидер ачыкламакчы иде, ләкин ул кая барасын, ник һәм ни өчен икәнен конкрет һәм аңлаешлы итеп әйткән. Гөнаһка җиткермәгез, зинһар», — ди сыйныф җитәкчесе.

Реклама

Әлеге язма матбугатта таралгач, укучылар үз фикерен әйтә. Аларның сүзләренчә, бу укытучының дәресләре һәрчакта да төрле чаралар өчен акча җыюдан башлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев