Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табиблар 100 яшьлек карчыкның авырлы булуын ачыклаган

Өч баласы, җиде онык һәм 13 оныкчыгы булган әлеге карчык клиникадан шул хактагы белешмәне кулына алгач ниләр кичергәндер, әйтүе кыен. Бу хәл Бөекбританиянең Фэрхем шәһәрендә булган. Тиешле медицина тикшеренүе узганнан соң Дорис Эйлингка хастаханәдән аның балага узуы турында белешмә юллаганнар. Ноябрьдә 100 яшен билгеләп үтәргә җыенучы әби-карчык башта шаккатса да,...

Өч баласы, җиде онык һәм 13 оныкчыгы булган әлеге карчык клиникадан шул хактагы белешмәне кулына алгач ниләр кичергәндер, әйтүе кыен.

Бу хәл Бөекбританиянең Фэрхем шәһәрендә булган. Тиешле медицина тикшеренүе узганнан соң Дорис Эйлингка хастаханәдән аның балага узуы турында белешмә юллаганнар. Ноябрьдә 100 яшен билгеләп үтәргә җыенучы әби-карчык башта шаккатса да, соңрак янында булган 76 яшьлек улы белән рәхәтләнеп көлгән.

Шунысы кызык: әлеге белешмәдә әбинең туган еллары да дөрес язылган, ди. Хастаханә хезмәткәрләре үз ялгышлыклары өчен гафу үтенгән инде. Ә әби-карчык әлеге хатны истәлеккә сакларга булган.

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев