Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Табибларга рәхмәт!

Ләйсән Харисова, участок педиатры, табиб-неонатолог.

Район үзәк хастаханәсендә 1999 елдан участок педиатры булып эшли башлый. Актаныш, Такталачык, Чалманарат, Күҗәкә авыл җирлекләрендә яшәүче 890 балага хезмәт күрсәтә. 2005 елдан табиб-неонатолог та булып тора. Ягъни якты дөньяга яңа гына аваз салган сабыйларның сәламәтлекләрен кайгырта. Аларга дөрес диагноз кую, беренче көннәрдәге сәламәтлек торышларын күзәтүдә тоту белән шөгыльләнә.

Реклама

-Аллага шөкер, үземнең участок буенча ныклап авыручы балалар юк. Бу инде, пандемия чорында балаларга да чикләүләр кертүгә бәйледер димен. Балалар чирләрне өлкәннәргә карый җиңелрәк кичерә. Чөнки аларның әле иммун системасы ныклы. Шуңа сөенәм. Хезмәтемне яратып башкарам. Участогымдагы һәр баланың, яңа туган сабыйларның сәламәт булуларын күреп сөенәм. Авырсалар, тизрәк терелтү өчен көчемнән килгәнне эшлим, -ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев