Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАБИГАТЬ САТАШКАН ДИДЕЛӘР: Актанышта “җәйге” кар төште

Чәчәклекләргә исә бүген иртәдән үк “җәйге” кар яткан иде.

Кичә Актаныш районының Меңнәр авылында боз яуганын халык интернет челтәре аша күреп “ах” иткән иде. Аптырамаслык та түгел, җәйнең бишенче көненә кердек – һава торышы гына утырырга уйламый. Көн-таң атса, синоптиклар көн бозылу хакында ашыгыч хәбәрләр җиткереп тора.

Актанышның үзендә болай тыныч кебек үзе. Әллә каян килеп чыгып, “түгеп” киткән саташкан яңгырларны искә алмаганда, билгеле.

Чәчәклекләргә исә бүген иртәдән үк "җәйге" кар яткан иде. Кышкы карны күз аллап утыра күрмәгез тагын, монысы зыянсыз кар – тупыл мамык очыра бит.

Матурлык адым саен ул, дуслар, шуны күрә белергә генә кирәк. Яңгырдан соң һәрвакыт кояш чыга – түземлерәк кенә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев