Актаныш

Тагын бер райондашыбыз 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Яңа Җияш авылында гомер кичерүче райондашыбыз. тыл ветераны Зәйнуллин Нәҗип Шәех улы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай...

Яңа Җияш авылында гомер кичерүче райондашыбыз. тыл ветераны Зәйнуллин Нәҗип Шәех улы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук котлауларга җирлек башлыгы Илсур Фәттахов та кушылды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: