Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тагын этләр...

Урманлы калкулыкта урнашкан Мерәс авылы - минем туган җирем. Мерәс - минем өчен иң матур җир. Авылдашларым тырыш. Хезмәт белән яшиләр. Күренекле кешеләр дә бар. Язучы Әмирҗан Моталлапов авылдашы булуым белән дә горурланам. Тик шундый матурлыкка ия авылның бер ягы начар: авылга ямь бирүче мәктәп булса да, бала саны аз...

Урманлы калкулыкта урнашкан Мерәс авылы - минем туган җирем.
Мерәс - минем өчен иң матур җир. Авылдашларым тырыш. Хезмәт белән яшиләр. Күренекле кешеләр дә бар. Язучы Әмирҗан Моталлапов авылдашы булуым белән дә горурланам. Тик шундый матурлыкка ия авылның бер ягы начар: авылга ямь бирүче мәктәп булса да, бала саны аз булгач, эшләми. Башлангычтан ук күрше авыл мәктәбендә укыдым. Кечкенә, дип, мәктәпкә әтием озатты.
Ә хәзер V сыйныфта укыйм. Әтиемә үскәнлегемне сиздереп, җәяү барам. Мерәс авылыннан Теләкәйгә баручы югары сыйныфларга ияреп йөрим. Әнием иркәләп, җайлап йокыдан уята. Көн дә: "Фәрештәләр бәхет өләшкән чакта йоклап ятма, тизрәк тор, улым", -ди ул. Торып чәйне эчүгә, VIII сыйныфта укучы апам: "Илфир, тизрәк, соңга калабыз", - дип мәктәпкә ашыктыра башлый. Апа бит, тыңламый кара! Шулай Мерәс белән Теләкәй арасын көн дә үтәм. Сөйләшә-сөйләшә барып, юлның озынлыгы сизелми. Ә арадан кемнең дә булса: "Тагын этләр...", - диюенә тез буыннарым калтырый. Һәркем, этләр безгә таба килә башласа, качарга әзерләнә. Алар кыргыйлашкан этләр, бик усаллар. Әнә яланда алар теткәләгән сарык, кәҗә үләксәсе ята.
Бу юлдан бер генә кеше кайту куркыныч. Мине уятканда, әнием әйткән фәрештәләр чынлап булса, һәркөн мәктәпкә мондый кыргый этләрдән куркып бармас идем.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев