Актаныш

Тагын ниләр көтәргә?...

Һәр туар таңда күзне ачу белән күпләрне борчыган сорауларның берседер бу. Чөнки һәр яңа көн нинди дә булса яңалык, дөресен генә әйткәндә ,"яманлык" алып килә сыман. Хәер, сыман гына түгел, уянып хакыйкатькә күз салсаң, нәкъ шулай икәненә инанасың да. Кирәк-ярак, продукциягә бәя арту белән хәзер инде халыкны аптыратып булмас. Һәркем...

Һәр туар таңда күзне ачу белән күпләрне борчыган сорауларның берседер бу. Чөнки һәр яңа көн нинди дә булса яңалык, дөресен генә әйткәндә ,"яманлык" алып килә сыман. Хәер, сыман гына түгел, уянып хакыйкатькә күз салсаң, нәкъ шулай икәненә инанасың да.
Кирәк-ярак, продукциягә бәя арту белән хәзер инде халыкны аптыратып булмас. Һәркем аның югарыга омтылачагын, коммуналь түләүләрнең яңа елда "яңа сөенечләр" алып киләсен алдан ук белеп тора. Дөньябыз шулай көйләнгән. Кечкенә чакта Яңа елдан ниндидер могҗиза өмет итсәң, яшь барган саен ел ахырын әллә нинди бер курку белән көтеп аласың икән ул.
Башка елларны сизелер-сизелмәс арткан бәяләр быел бәйдән ычкынган дуамал этне хәтерләтә. Дөрес, монополиягә каршы структура, прокуратура хезмәткәрләре мониторинглар нәтиҗәсендә аны берникадәр авызлыкларга тырышалар, тик кибетләрдәге һәр киштә янына сакчы бастырып куеп булмый. Статистика мәгълүматларына караганда, республикада узган атна дәвамында хәмер белән тавык йомыркасына гына бәяләр үзгәрешсез калган. Кәбестә, алма, суган - 3,6-5,3 процентка; бәрәңге, кишер - 2,2-2,8; балык һәм көнбагыш мае - 3,3-3,6; дөге, тоз, сырлар 1,2-1,9 процентка арткан икән. Бар - ялган, бар - җиңелчә алдалау, бар - статистика, дигәнне исәпкә алсак, бу саннарның никадәр дөреслеккә туры килеп бетүен белер өчен кибет киштәләрендәге саннарга күз салу да җитә. Соңгы арада барлык кибетләрдә дә диярлек яшелчә-җимешләргә бәя бермә-бер артты. Карабодай ярмасы да үзенең чираттагы өянәге белән бераз курку салган иде. Аерым җитештерүчеләрнең икмәге дә кибет киштәләрендә "менә мин" дип утыра. Билгеле, азык-төлеккә бәяләр артуы күп очракта нигезсез. Әлбәттә, бу вәзгыятьне тудыруда кибет хуҗаларын гаепләп, якаларына ябышу урынсыздыр. Күп очракта күпләп сатып алу бәяләренең артуы да моңа этәрә.
Азык-төлеккә генә түгел, шушы көннәрдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев аерым төр даруларга да бәя 20 процентка күтәреләчәген искәртте. Бюджет ярдәме белән берникадәр авызлыкларга омтылачаклар, билгеле. Тик һаман да, һәр киштә янына сакчы куеп булмаячагын исәпкә алсаң, гел начарлык уйлыйсы килмәсә дә, күңел никтер яхшыны өмет итми. Даруханәләрдә чит ил продукциясенә бәя инде күптәннән югарыга менгән иде. Исеме белән генә аерылган, бәлки чит илнеке кебек бик купшы савытта булмаса да, эчтәлеге бер булган үзебезнекенең бәясе, гадәттә, күпкә түбән була. Исемләп санап торуны кирәк түгел дип уйлыйм, кызыксынганнар иксез-чиксез интернет челтәрендә әлеге мәгълүматны таба ала, күп очракта таблица рәвешендә чагыштырып бирелә ул. Икенчедән, түбән бәядә булганыннан ялган дарулар ясау отышсыз. Күп очракта хәлләр киресенчә була.
Милли валютаның түбән тәгәрәвенә китергән кара алтын бәяләре дә әлегә яхшыны вәгъдә итми. Кызганыч, ягулык-майлау материаллары гына әлеге вәзгыятьне күрмәмешкә салындымы - әллә ни үзгәрмәде. Дөрес, икътисади белемем юк, шуңа да моның сәбәпләренә төшенергә бер дә алынасым килми. Үзләре беләдер. Азык-төлекнең югарыга очкан бәяләре артыннан ягулыкныкы да торып чапмасын дип куркам.
Милли валютаның киләчәге исә төрле икътисад белгечләре тарафыннан бер дә күңелле фаразланмый. "Доллар" һәм "евро"га карата алга таба да түбән төшүен искәртә алар. "Рубль" үзенең түбән тәгәрәве белән тугандаш Белоруссия, Украина, Казахстан милли валютасына да басым ясый. Рәсәй икътисад министрлыгының милли валютага ышанычы әлегә зур. Ел дәвамында илдә икътисади хәлнең стабильләшүен, милли валютаның бәясе "доллар" һәм "евро"га карата бермә-бер артуын фаразлый алар. "Амин" диясе генә кала. Моның өчен нинди могҗиза өмет итәргә икәнен кем белгән. Бездә бит, ни булса да, аның юан башы иң әүвәл гади халыкка төшә. Түз, башкаем, түз генә...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: