Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тагын янгын... Тагын корбаннар...

Яшел Үзән районында ике кеше янып үлгән. Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә 11 гыйнварда 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә...

Яшел Үзән районында ике кеше янып үлгән.
Васильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган.
Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә 11 гыйнварда 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә ут камап алына һәм 16:12 сәгатькә сүндерелә.
Янгын сүндерелгән вакытта йорт эчендә бер-бер артлы 1954 елгы хатын-кыз һәм 1961 елгы ир-атның үле гәүдәсе табып алына.
Ачыкланганча, шул көнне йорт хуҗабикәсе янына таныш ир-ат килә. Хатын-кыз бу йортта биредә теркәлмәгән улы белән яшәгән. Алар бергәләшеп иртәдән үк кәеф-сафа корып утырган. Кичкә таба хуҗабикәнең исерек улы диванга ятып тәмәке тартырга булган. Диванга, пәрдәләргә ут капкан. Ир-ат исереп йоклап яткан әнисен һәм кунакны да онытып, өйдән чыгып качкан.
Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев