Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАГЫН АЯНЫЧ ФАҖИГА: Актаныш-Пучы юлында теркәлгән һәлакәттә 52 яшьлек райондашыбыз вафат булган

29 июль көнне, 16 сәгать 19 минутта, Актаныш - Пучы юлының 39 километрында юл-транспорт фаҗигасе теркәлә. 

16 сәгать 33 минутта һәлакәт урынына ТР буенча Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлеге хезмәткәрләре,  җитәкчеләре  Илназ Миңнәхмәтов белән берлектә килеп җитә. Актаныш-Пучы автоюлының Зөбәер тавы тирәсендә теркәлгән һәлакәтнең куркынычлык дәрәҗәсен, масштабын бәяләгән төркем авария урынында коткару һәм тикшерү эшләре алып бара. 


Беренчел фаразлар буенча, җирле автомобиль юлында "ВАЗ-2110” җиңел автомобиле йөртүчесенең каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә  “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе теркәлә.

Бәрелешү аркасында хаты-кыз йөртүче машина эчендә кысылып кала. Оператив төркем урынга килеп җиткәндә, "КАМАЗ” шоферы -  йөк машинасы  янында,  җиңел автомобиль пассажиры  шул машина янында шок хәлендә басып торган була.Зыян күргән машиналарның  янып китү һәм шартлау куркынычы булмый.


Тиз арада зыян күрүчеләргә беренчел ярдәм күрсәтелә, аларны ашыгыч ярдәм  бридасына  тапшыралар. 


Кызганычка каршы, җиңел машина белән идарә иткән 1967 елгы райондашыбыз З.В., алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында  вафат була. 2003 елгы  пассажир кыз бала, авыр булмаган  тән казалы белән  Актаныш үзәк  хастаханәсенә озатыла.  

 
19 сәгать 18 минутта фаҗига урынындагы эшләр тулысынча төгәлләнә. Бәхетсезлек очрагын бетерүдә Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенең  өч  хезмәткәре, биш ЮХИДИ вәкиле, өч  ашыгыч ярдәм хезмәткәреннән торган бригада катнаша. 


Кеше үлеменә китергән юл-транспорт фаҗигасенең килеп чыгу сәбәпләре ачыкланачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев