Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тагын фаҗига: Агыйделдә балыкчы батып үлгән

Балыкчылар Агыйдел елгасына балык тотарга килгән булган.

Ир-атлар спиртлы эчемлек кулланган. Аларның берсе көймәдә барып, балыкка ятьмә куйган, әйләнеп килгәч су коенырга уйлаган. Шуннан соң әлеге ир-атның ничек итеп күздән югалуын дуслары күрмәгән. Чакыру буенча килгән алтынчы зона-коткару отряды коткаручылары ир-атның мәетен табып алып, ярга чыгарган. 

28 июнь көнне Татар Ямалысы һәм Мәсәде авыллары арасындагы күлдәге күпергә УАЗ буханка машинасы белән бер төркем балыкчылар югары тизлектә барып керә. Идарә итүне югалткан техника суга төшеп китә,  машинадагы 5 гражданның өчесе генә бу бәладән исән-сау кала. 1982 елгы Сарманда яшәүче һәм Чаллы шәһәреннән,  шулай ук 1982 елгы ир-егет фаҗига урынында һәлак була. 

3 июль көнне Буазкүл авылындагы Чиялек күлендә 1961 елгы ир-егет балык тотканнан соң су керә. Исерек хәлдә ял итү фаҗига белән тәмамлана. Чаллы шәһәреннән чакыртылган водолазлар гына ир-егетнең гәүдәсен табып ала.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев