Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Такталачык фаҗигасе

14 октябрь көнне МЧСның дежур пультына Актаныш районы Такталачык авылы М. Мутин урамында янгын чыгу хакында хәбәр килеп ирешә. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча идарәсеннән алынган мәгълүматләр буенча, янгын 16кв.метр мәйданны биләп ала. Бер катлы агач өйнең стена һәм идәннәре яна, шулай ук "ВАЗ" автомобиле дә...

14 октябрь көнне МЧСның дежур пультына Актаныш районы Такталачык авылы М. Мутин урамында янгын чыгу хакында хәбәр килеп ирешә.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча идарәсеннән алынган мәгълүматләр буенча, янгын 16кв.метр мәйданны биләп ала. Бер катлы агач өйнең стена һәм идәннәре яна, шулай ук "ВАЗ" автомобиле дә уттан зыян күрә.
Янгынны сүндерү өчен 17 кеше, 8 берәмлек техника җәлеп ителә.
Янгын нәтиҗәсендә 39 яшьлек йорт хуҗасының тәне 95% пешкән була. Аны район үзәк хастәханәсенә алып китәләр. Кызганычка каршы, райондашыбыз алынган зыяннан вафат була.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча идарәсе фаҗиганең сәбәбен йорт хуҗасының үз-үзенә һәм мөлкәтенә ут төртү дип фаразлый.
фотолар vestikamaza.ru сайтыннан алынды
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев