Актаныш

Такталачык халкы су сорый...су...

Россия Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары оештырылды. Мондый ачыктан-ачык сөйләшүләр район хакимиятенә кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Такталачык җирлегендә узган җыенда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты. 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. Дүрт авыл җирлегендә...

Россия Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары оештырылды. Мондый ачыктан-ачык сөйләшүләр район хакимиятенә кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Такталачык җирлегендә узган җыенда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты.
18 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. Дүрт авыл җирлегендә - Такталачык, Аккүз, Югары Яхшый, Иске Кормашта өстәмә сайлаулар үтәчәк. Биредә яшәүче бер округ халкы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлый. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен ике бюллетень биреләчәк: партия исемлеге һәм бермандатлы сайлау округы буенча. Ә муниципаль сайлаулар да үтүче җирлекләрдә өченче бюллетень дә булачак. Җыенда бу турыда ассызыклап әйтелде.
Соңгы берничә ай эчендә Такталачыкның берничә урамына утлар куелган, өр яңа ветеринария участогы сафка баскан, авылның икенче зираты койма белән әйләндереп алынган. Үзара салым акчасын ничек тоту хакында Такталачык башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф Мирзануров хисап бирде: халыктан җыелган 180 мең сум дәүләттән артып кайткач, 900 мең тәшкил иткән. Бүген шуның 482 мең сумына Әҗмәт авылының икенче зиратын койма белән әйләндереп алу эшләре бара. 418 меңе исә авылның Медицина һәм Пролетар урамнарына юлларны күтәртеп, ком җәю өчен тәгаенләнгән. Киләсе елга шундый ук үзара салым хисабына Түмерҗә зиратын да койма белән әйләндереп алырга ниятлиләр.
Җирлек халкын иң борчыганы - су мәсьәләсе. Су магистральләре бик нык тузган. Су басымы аз гына артуга, торбалар шартлый. 40 хуҗалыклы Әҗмәт авылында исә, гомумән, үзәкләштерелгән су чыганагы юк. Кем булдыра ала, шул ихатасында кое казыта, көче җитмәгәннәр суны алардан ала. Авылда зират астыннан чыга торган чишмә бар, әмма халык, билгеле, аны кулланмау ягында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: