Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Такталачык хәбәрләре

Такталачык авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәпләр белән берлектә, якташ шагыйребез, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе М.Мирзага 65 яшь тулу уңаеннан "Олы сагыш иясе" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. "Хәтердәге тарихи юллар" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, презентация белән тулыландырылды. Укучылар тарафыннан әдипнең шигырьләре яттан укылды, авторның туганнары музыкаль сәламнәрен тапшырдылар....

Такталачык авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәпләр белән берлектә, якташ шагыйребез, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе М.Мирзага 65 яшь тулу уңаеннан "Олы сагыш иясе" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. "Хәтердәге тарихи юллар" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, презентация белән тулыландырылды. Укучылар тарафыннан әдипнең шигырьләре яттан укылды, авторның туганнары музыкаль сәламнәрен тапшырдылар.
Якташыбыз, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден иясе, ТАССРның - атказанган, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Хезмәт Кызыл байрагы ордены иясе, татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышлап үткәрелгән "Агыйделдә ак пароход" әдәби-музыкаль кичәсен дә тамашачы бик яратып кабул итте.
Шагыйрә, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Гөлшат Зәйнашевага 90 ел тулуга багышлап, музыка укытучысы И.М.Вәлиева белән берлектә үткәрелгән "Гомер челтәре" исемле әдәби-музыкаль кичә дә аеруча истәлекле булды.
Татар Ямалы мәдәният йорты оештырган "Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә…" әдәби-музыкаль викторина бәйгесендә катнашып, китапханә каршында эшләүче "Сердәш" клубына йөрүче кызларыбыз "Иң тапкыр команда" исеменә лаек булды. Кичә барышында дусларча ярышып, аралашып, чараны татарча дискотека белән тәмамладылар.
Патриотик айлык кысаларында 15 февраль көнне "Әфганстан - йөрәк ярасы" дигән тематик кичә үткәрелде Такталачыкта. Кичәдә отставкадагы офицер, хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы Яркәев Альберт Барый улы һәм 1981-1983 елларда Әфган республикасында хәрби бурычын үтәп кайткан интернационалист сугышчы, Әҗмәт авылы егете Манихов Айрат Мәгъсүм улы катнашып, истәлек-хатирәләр белән уртаклаштылар, шул чордагы тарихи вакыйгаларга күзәтү ясап, яуда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара дәвамында якташыбыз Ә.Зәйнетдинов язган "Тәмугтан репортаж" китабына күзәтү ясалды. Чыгышлар, күргәзмәләр, презентация белән тулыландырылган чарада катнашучы тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Һәр чара тәрбияви, мавыктыргыч итеп оештырылды, дип хәбәр итә Такталачык авылы китапханәчесе Диләрия Гайсина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев