Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Такталачык һәм Иске Байсар профилакторийлары ник эшләми?

17 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең тугыз айлык эшчәнлегенә багышланган 25 нче форма киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты. Мондый җыелышларның барысының...

17 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең тугыз айлык эшчәнлегенә багышланган 25 нче форма киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты.
Мондый җыелышларның барысының да нигезендә кеше сәламәтлеген, гомерен кайгырту ята. Әлеге җыелышның да башында ук Фаил Камаев участок табиблык амбулаторияләрендәге профилакторийларның эшчәнлеге белән кызыксынды.
- Барлык җирлекләрдә дә көнне-төнгә ялгап хезмәт куючылар, өлкән буын вәкилләре яши. Аларның барысының да шәһәрләргә, чит төбәкләргә барып дәвалану мөмкинлеге юк. Гәрчә алар организмы да дәвалау, ял сорый, - диде ул, ачынып.

Бүгенге көндә Татар Суыксуы һәм Пучы участок профилакторийларына халык яратып йөри, хәтта алдан ук чиратка язылып куялар. Ә менә яхшы, ремонтланган биналары булып та, Такталачык һәм Иске Байсар профилакторийлары эшләми. Такталачыкныкында - шәфкать туташлары, ә Иске Байсарныкында пешекче юк, дип акландылар.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Иске Байсарныкында кухня санитар таләпләргә җавап бирмәгәнлектән ябылды, диде. Район башлыгы булган җитешсезлекләрне бер атна эчендә хәл итеп, профилакторийларны эшләтеп җибәрү бурычын куйды. Гади халык кыш көне бераз эштән бушаган арада үз сәламәтлеген кайгырта алсын, дип басым ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев