Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Такталачык мәктәбендә - табигать бәйрәме

Гадәттә, мәктәп бакчасы турында сөйләгәндә , аның мәйданы, андагы хезмәт, үстерелгән яшелчә һәм җиләк- җимешләрне күз алдына китерәбез. БезнеңТакталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бакчасы- бәйрәмнәр, сәламәтлек дәресләре үткәрү өчен дә менә дигән урын. Көзнең төрле төсләр белән балкыган , һавада ак тоҗымнар очкан бер көнендә икенче ел рәттән көзге...

Гадәттә, мәктәп бакчасы турында сөйләгәндә , аның мәйданы, андагы хезмәт, үстерелгән яшелчә һәм җиләк- җимешләрне күз алдына китерәбез. БезнеңТакталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бакчасы- бәйрәмнәр, сәламәтлек дәресләре үткәрү өчен дә менә дигән урын. Көзнең төрле төсләр белән балкыган , һавада ак тоҗымнар очкан бер көнендә икенче ел рәттән көзге бәйрәм үткәрергә җыелдык.
Башта укучылар үзләре алдан әзерләп килгән яшелчәләрдән төрле эшләнмәләр ясады. Балаларның фантазиясе белән яшелчәләр- кызыклы хайваннарга, вазаларга, чәчәкләргә , крепость стеналарына әверелде. Җәй көне бакчадагы төрлелеккә игътибар да итмисең. "К" хәрефенә башланган үсемлекләр табарга кушкач, укучыларыбыз бакча буйлап чабып әйләнделәр. Кура җиләге, карлыган, кара миләш, карама, каен, клевер һәм башка үсемлекләр янына кычытканны да китереп кушкач, 18 төр табылды бит! Тирә-якта утырган үлән, агач ботаклары , кызыл җимешләрен балкытып утырган миләш һәм балан ботаклары, кабактан ясалган вазага кереп урнашкач, оста рәссамнар иҗаты тудырган экибаналарны хәтерләтте.
Төрле яшелчәләрне күтәреп оештырылган кызыклы эстафетадан соң, ял иткән арада , темага кагылышлы табышмакларга җаваплар эзләп, иң тапкыр кешеләрне билгеләдек. Шул арада һавада торналар төркеме күренде. Туган яклары белән саубуллашып, ерак илләргә кузгалуларыдыр , мөгаен. Шулай ук бу көнне теләүчеләр, мылтыктан атып, үз осталыкларын сынады. Кайчандыр укучылар тарафыннан әзерләп куелган гербарийлар аша, укучыларыбызның ботаника буенча белемнәре дә искә төшерелде. Бу көннең истәлеге итеп, әлбәттә, фотога да төштек. Табигать кочагында уздырылган мондый чаралар балаларга бик ошый. Күңелләрендә шатлык хисләре, матурлыкка соклану, эстетик ләззәт туа аларның Чынлап та, табигать- тиңсез хәзинә, табигать- бөек тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев