Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Такталачык мәктәп-интернатта Корбан ашы үткәрелде (+ФОТОЛАР)

3 нче октябрь көнне Такталачык мәктәп-интернатта Корбан ашы үткәрелде. Әлеге мәҗлестә җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, авыл имамы Шәфигулла хәзрәт Хабибуллин, район имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, мәктәп укучылары, педагогик коллектив, лаеклы ялдагы ветераннар, хезмәткәрләр катнашты. Корбан итеннән пешерелгән аш, мәктәп коллективы әзерләгән чәй өстәле, кунакларга да, балаларга да бик ошады....

3 нче октябрь көнне Такталачык мәктәп-интернатта Корбан ашы үткәрелде. Әлеге мәҗлестә җирлек башлыгы Рәдис Мирзануров, авыл имамы Шәфигулла хәзрәт Хабибуллин, район имам- мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, мәктәп укучылары, педагогик коллектив, лаеклы ялдагы ветераннар, хезмәткәрләр катнашты.
Корбан итеннән пешерелгән аш, мәктәп коллективы әзерләгән чәй өстәле, кунакларга да, балаларга да бик ошады. Интернат мәктәбе дирекциясе корбан ите китергән һәр кешегә дә һәм игелекле гамәлләре өчен рәхмәтләрен җиткерә.
БЕЛЕШМӘ: Әлеге мәктәптә 13 педагог һәм 8 тәрбияче 50 балага белем һәм тәрбия бирә, шуларның 44е мәктәп-интернатта яшәп укыса, алты укучы өйдә укытыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев