Актаныш

Такталачыкка яңа мәчет, яңа клуб кирәк

Такталачык авыл җирлегенә Такталачык, Әҗмәт, Түмерҗә авыллары керә. Хәзерге вакытта 997 кеше исәпләнә. 335 шәхси хуҗалыкта кешеләр яши, 8 милектә яңа йорт салына, ә 27 йорт буш тора. 2014 елда 5 бала туган, 16 кеше вафат булган, узган ел исә туучылар да, үлүчеләр саны да бертигез - 9ар кеше. Җирлекнең...

Такталачык авыл җирлегенә Такталачык, Әҗмәт, Түмерҗә авыллары керә. Хәзерге вакытта 997 кеше исәпләнә. 335 шәхси хуҗалыкта кешеләр яши, 8 милектә яңа йорт салына, ә 27 йорт буш тора. 2014 елда 5 бала туган, 16 кеше вафат булган, узган ел исә туучылар да, үлүчеләр саны да бертигез - 9ар кеше. Җирлекнең хисап җыелышы әнә шундый мәгълүматлар белән таныштырудан башланып китте.
Шәхси хуҗалыкларда 728 мөгезле эре терлек асрала, шуның 316сы - савым сыеры. Сарык, ат, кош-корт тотучылар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә байтак. 155 машина, 33 трактор исәпләнә.
Әлеге мәгълүматлардан да җирлек халкының начар яшәмәве аңлашыла.
- Шәхси хуҗалыкларда асралган сыерларга һәм кәҗәләргә баш саннарыннан чыгып акчалата ярдәм күрсәтелде. 3 шәхси хуҗалык 200әр мең сумлык субсидия алды. 5 кеше ЛПХ кредиты рәсмиләштерде. 13 шәхси хуҗалыкта - 3әр, 7 хуҗалыкта - 4әр, 5хуҗалыкта - 5әр, 2 хуҗалыкта - 7шәр, 1 хуҗалыкта - 11 баш, 1 хуҗалыкта 32 баш савым сыеры асрала. Бездә терлек асрарга бөтен мөмкинлекләр дә бар, табигый болыннар җитәрлек, - ди Такталачык авыл җирлеге башлыгы Камил Шәйхразыев. - "Таң" хуҗалыгы, пай җирләре белән шөгыльләнүче шәхси кешеләр җирлек халкын фураж, печән, салам белән тәэмин итеп торалар, ихатага кайтарып ук бирәләр.
Җирлек башлыгы терлек асрарга кирәк, авыл кешеләренең өстәмә акча кереме ул, дигән фикерне кат-кат ассызыклап әйтте. Аннары сүзен кайбер саннар белән дәлилләп күрсәтте:
- Былтыр 1025 центнер ит сатылып, 9 млн.593 мең сум, ягъни бер кешегә 10140 сум өстәмә табыш керде. Сөт сатудан 12 млн. 635 мең сум акчага шәхси казналарын баетканнар. 1 кешегә уртача исәпләгәндә 13 мең 356 сум акча тәшкил итә.
Җирлекнең хисап җыелышы авылның салкын клубында үтте. Мондый суык заллар районда берничә генә калып килә. Авылларда якты, җылы җәмәгать үзәкләре төзелә. Такталачык халкы да шундый көнне зарыгып көтә. Тарихи авыл, татар халкына мәшһүр әдипләр, сәнгать әһелләре биргән җирлекнең моңа хакы зур.
- Такталачыкта мәдәният йортын сыендырган социаль объект төзү планда бар. Без үзебез дә шул көнне зарыгып көтәбез. Аның залларын әдәби-сәнгати рухта бизәп, Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивален республика дәрәҗәсендә үткәрү турында якты хыялларыбыз бар, - дип, алда торган планнарның беразын чиште район башлыгы урынбасары Илфак Бариев.
Фәрештәләрнең амин дип торган чакларына туры килеп, бу сүзләр чынга ашсын, Такталачыкның тарихи йөзен чагылдырган яңа социаль объектларны да күрергә насыйп булсын.
- Авыл олыгая, яшьләр кими бара, өйләнмәгән ир-егетләребез бик күп. Алар өйләнеп, авылда яшь гаиләләр артса, тормышлар тагын да җанланып китәр иде. Хатын-кызлар салкын мәчеттә дини белем үзләштерәләр. Төзелә башлаган яңа мәчетне тизрәк сафка бастырасы иде, - дигән фикер-тәкъдимнәрен җиткерде авыл китапханәчесе Диләрия Гайсина.
Такталачыкның бер өстенлеге бар: монда яшәүче халык саны чагыштырмача күп, ә бу дәүләт программаларыннан файдаланып калырга юл ача.
- Бүген авыл җирлегендә, кызганыч, эшләргә теләүчеләр саны да кимеп бара. Югыйсә, дәүләт программалары халыкка тормышларын яхшырту өчен төрлечә ярдәм оештырып тора, шәхси хуҗалыкларга өстәмә керем алу өчен мөмкинлекләр бирелә, - дип, Илфак Шамил улы бераз тәнкыйть сүзләре дә җиткерде. Җыелыш аның:
- Әкренләп проблемалар хәл ителер. Юллары да булыр, суы да. Алга таба да илләр имин булып, өмет белән, яшик, - дигән сүзләре белән оптимистик рухта төгәлләнде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: