Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Талны яшьтән бөгү кирәк (+ ФОТОЛАР)

- Без үзебез дә һәрчак исләренә төшереп, тукып торабыз, балалар үзләре дә күреп тора - юлда машиналар күп, кагыйдәләрне үтәп йөрү кирәк. Кызым үзе белгәннәрен эшли инде - юл кырыенда уйнамый, юлның кайсы ягыннан кайтырга икәнен белә. Ә менә машинага утыргач, каешыңны эләктер, дип исенә төшерәм - онытыштыра. Балалар бакчасында...

- Без үзебез дә һәрчак исләренә төшереп, тукып торабыз, балалар үзләре дә күреп тора - юлда машиналар күп, кагыйдәләрне үтәп йөрү кирәк. Кызым үзе белгәннәрен эшли инде - юл кырыенда уйнамый, юлның кайсы ягыннан кайтырга икәнен белә. Ә менә машинага утыргач, каешыңны эләктер, дип исенә төшерәм - онытыштыра. Балалар бакчасында әти-әниләр һәм балалар белән бергә оештырылучы мондый чараларның файдасы зур. - Яңа Әлем балалар бакчасында юл кагыйдәләренә багышлап әзерләнгән бәйгедә кызы белән бергә "Шоферлар" командасы өчен җан аткан Айзат Төхфәтуллин шулай ди.
Район куст методик берләшмә утырышына туры китереп, 22 гыйнвар көнне узды бу чара.
Зурлар төркеменә йөрүче кыз-малайлар белән тәрбиячеләре Айсылу Идрисова, Фирүзә Закирова һәм музыка җитәкчесе Айзәрә Фәррахова һәркемгә яхшы таныш.
"Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятен үзгәртеп сәхнәләштергәннәр. Ач һәм явыз соры бүре юл билгеләрен белмәве аркасында кәҗә бәтиләрен алдый алмый, алай гына да түгел, әни кәҗә белән бәтиләр аның үзен дә билгеләрне танырга өйрәтәләр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары исә (тәрбиячеләре Лилия Солтанова, Филиза Әгъләмова) әти-әниләре белән ике төркемгә бүленеп, юл хәрәкәтенә бәйле белемнәрен сынадылар, тизлек-җитезлектә дә көч сынаштылар. Ахырда дуслык җиңде, әмма иң әһәмятлесе - мондый матур чараларда әти-әни һәм бакча коллективы арасындагы мөнәсәббәтләр ныгый, балалар исә уен-ярыш вакытында белгәннәрен кулланырга өйрәнә, моңарчы танышырга өлгермәгән яңа кагыйдәләр дә үзләштерә.
- Бакчага кызым бик яратып йөри. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләр еш үтә төркемдә. Алар бик кирәк - балаларга гына түгел, безгә дә файдалы мондый чаралар, - ди "Светофор" төркемендә ярышкан Айсылу Закирова.
Чарада Чуракай, Әгъбәс, Актанышның 5 санлы бакчасы тәрбиячеләре дә катнашты. Кунак буларак чакырылган "Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы" учреждениесе Чаллы территориаль идарәсенең Актаныштагы бүлеге башлыгы Рәсимә Сәетова исә бакчага юл хәрәкәте иминлеген булдыруда актив эшчәнлекләре өчен диплом тапшырды, һәр балага юл кагыйдәләре турында китаплар, әти-әниләргә дә бүләкләр таратты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев