Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» иң яхшы предприятиеләр дип танылды

«Промрейтинг» Татарстанда яшәүчеләрнең төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә мөнәсәбәтен тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» кебек сәнәгать предприятиеләрне иң яхшылар рәтенә кертә. 2020 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларның лояльлеге рейтингын «Промрейтинг» агентлыгы төзеде.

Быел рейтингның беренче һәм икенче урынын биләгән компанияләрнең хәле үзгәрмәгән. Өченче урынны исә «Эссен» предприятисен артта калдырып, «Соллерс-Алабуга» заводы алды. Соңгысы тугызынчы урынга төште.

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр Ростех, «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләрен иң яхшысы дип уйлый.

Реклама

Тикшеренү хезмәт хакы, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага капитал салу һәм социаль йөкләнеш, экология, шәһәр, республика һәм ил үсешенә өлеш кертү кебек аспектларны исәпкә алды, дип белдерә социологлар.

Сораштыру анкетасына Татарстанның иң зур ун шәһәрендә урнашкан предприятиеләр дә кертелгән.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев