Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Танылган журналист Эльвира Ибраһимованы искә алып, Коръән уку мәҗлесе оештырылды

Әлеге чарада "Ярдәм" милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре һәм "Ярдәм" мәчете әгъзалары катнашкан. Юл фаҗигасенә тарып, hәлак булган "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге хезмәткәре, танылган журналист Эльвира Ибраһимованы искә алып, Коръән уку мәҗлесе оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Әлеге мәҗлестә Коръәннең калебендә булган "Йәсин" сүрәсе һәм...

Әлеге чарада "Ярдәм" милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләре һәм "Ярдәм" мәчете әгъзалары катнашкан.
Юл фаҗигасенә тарып, hәлак булган "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге хезмәткәре, танылган журналист Эльвира Ибраһимованы искә алып, Коръән уку мәҗлесе оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге мәҗлестә Коръәннең калебендә булган "Йәсин" сүрәсе һәм изге китаптагы соңгы сүрәләр укылган. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдән аның белеп вә белмичә кылган гөнаһларын гафу итүен, Раббының аны җәннәткә кертүен сорап дога кылынган.
Мәҗлескә килгән күп кунаклар һәм мәчет хезмәткәрләре журналист Эльвира Ибраһимованы югалту ачысын уртаклаштылар, аңа үзләренең җылы карашта булуларын белдерделәр. "Ярдәм" фонды, шулай ук "Ярдәм" мәчете хезмәткәрләре Эльвираның туганнарына киләчәктә дә сабыр һәм нык булырга кирәклеге турында Аллаһыдан сорап дога кылдылар. Левченко бистәсендәге "Сөләйман" мәчете әһелләре дә шундый ук теләктә калалар.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/13/134976/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев