ТАРИХ ЭЗЕННӘН: Ардуановлар тамырларын барлый
Иске Кормаш – тирән тарихлы, ил-көнгә бик күп билгеле шәхесләр биргән авыл.
Шушы авылда туып-үскән күренекле журналист Әлфия Самат туган җиренә багышлап китап язу эшенә керешә. Мирсәет Ардуановның оныкларын табып ата-баба җиренә кайтаруы китап язу белән бәйле. Мәктәп директоры Филиза Гыйльфанова белән очраклы күрешү Иске Кормаш яңалыкларыннан хәбәрдар итте.
Мирсәет Ардуанов Пермь өлкәсендәге Березники химкомбинатына нигез салучы, беренче бишьеллык батыры, геройларча хезмәте өчен татарлардан беренчеләрдән булып Ленин орденына лаек булган татар кешесе. Ул Иске Кормаш авылында туып үсә.
Мирсәет Ардуанов Березникига юл ача
“1927 елда башланган сода заводы, бераз соңрак химкомбинат төзелеше өчен беренче субайларны кагачак урынга – бүтән бер милләт кешесе дә алынырга теләмәгән сазлыклы урынга керергә җөрьәт иткән татар-башкортлардан тупланган бригада аеруча кырыс шартларда хезмәт куеп, ил күләмендә танылу алган, Калинин, Орджоникидзе, Ворошилов, Молотов кебек хөкүмәт җитәкчеләренең шәхсән игътибарын җәлеп иткән икән, бу инде чоры өчен искиткеч зур батырлык үрнәге булган. Бер авыз сүз урысча белмәгән татарлар артеле вәкилләре, җирле газеталар язганча, “ломнар бөгелеп, кәйләләр үтмәсләнгәнче, тимер көрәкләрнең йөзе кайтарылганчы” кышның 48 градуслы суыкларында да энтузиазм белән эшләп калмыйча, хәтта дезертирларның явызлыгына да бирешмичә, алар әйтмешли, “татарва”ның ныклыгы, уңганлыгы белән шаккатырып, наданлыкны бетерү өчен кичке укуларга йөрергә, гыйлем күтәрергә дә җитешкәннәр” дип яза Мирсәет Ардуанов турында бәян иткәндә Әлфия Самат. Мирсәет Березники төбәгенә юл ача. Татарстаннан килгән якташлары белән артель оештыра һәм аның җитәкчесе була. Березники шәһәренең бер урамы күренекле якташыбызның исемен йөртә. Шәһәр музеенда аның ядкарьләрен кадерләп саклыйлар.
Татарча белмәсәләр дә, алар безнеке
Ардуановның нәсел дәвамчылары – балалары, оныклары да Березникиның хөрмәтле кешеләре. Узган атнада Иске Кормаш Сабантуена кайтып, ата-бабаларының туфрагына баш иеп, туганнары белән күрешеп киттеләр. Кунаклар мәктәптә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Күренекле рәссамнар, Иске Кормашта туып-үскән Әсгать Сәфәргалин, Зилфәт Басыйров, Васил Маликовның иҗат күргәзмәләре белән таныштылар. Музейга быел “Әнәк” агрофирмасы ярдәме белән укытучылар төзекләндерү үткәргән. Ардуановның оныклары музейга бабалары белән бәйле экспонатлар тапшырды, ә мәктәпкә ике принтер бүләк иттеләр. Икенче көнне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә Ардуановлар делегациясе Актаныш үзәге белән танышты, район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашты. Татарча белмәсәләр дә, тамырларга якынаю, моңарчы бер дә күрмәгән-белмәгән кан-кардәшләр белән күрешү тәэсирләре искиткеч булды, ди Мирсәет Ардуановның кече кызының кызы Ольга ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев