Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актаныш районында Халык Укытучысының исеме мәңгеләштерелде (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Укучыларының рәхмәт сүзләре шигырь рәвешендә язылган әлеге хәтер тактасы Халык Укытучысының рухына дога булып барып ирешсен!

Бүген бөтен ил күләмендә мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аларга хөрмәт һәм ихтирам билгесе буларак,  укучылар чәчәк бәйләмнәре, котлау сүзләре юллый мәгариф хезмәткәрләренә. Төрле хезмәт ияләре бүген укытучыларына дан җырлый. 

Укытучы – икенче әни кебек. Бу күп еллар дәвамында тапталган сүзләр булса да, шушы бер җөмләгә педагогларның авыр һәм мактаулы хезмәтләренә куелган бәя сыйган. 

Уйлап карасаң, Актаныш районында да исемнәре еракларга таралган бөек укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре бик күп. Андыйлар белән беррәттән дәрәҗәле исемнәр яуламасалар да, укучылары өчен бик кадерле, бик якын мөгаллим-мөгаллимәләр бар. Андыйлар укучыларына булган ихлас ярату, аларның якты киләчәге өчен көн-төн эшләүләре бәрабәренә үзләре укыткан балалар, аларның әти-әниләре тарафыннан Халык Укытучысы дигән мактаулы исем алган. 

Зөбәер авыл халкы да бүген әнә шундый дәрәҗәгә ия була алган бөек мөгаллимәсенең исемен мәңгеләштерер өчен җыйналды. Хәер, Укытучылар көненә туры китереп махсус оештырылган әлеге мәртәбәле чарада Качкын, Түке, Илтимер кебек якын-тирә авыллардан килүче чал чәчле укучылар да бар иде. 

Бүген зөбәерлеләр 39 ел гомерен балалар укытуга багышлаган хөрмәтле укытучы, көчле математик Шәмсия Минһаҗетдин кызы Сәрварова яшәгән йортка истәлек тактасы куйды. Шәмсия Минһаҗетдин кызы быел үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлек олуг юбилеен да каршылаган булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, мөгаллимә 2014 елда бакыйлыкка күчкән. 

Ул үзенең  хезмәт юлы 1944 елда Качкын мәктәбендә башлап җибәргән. Зөбәергә килен булып төшкәч, педагогик эшчәнлеген шушы җирлектә дәвам иткән ул. Бүген халык тарафыннан “Халык укытучысы”, “Алтын йөрәкне Ана” кебек зур мәртәбәләр белән искә алынган бөек шәхес 4 баланы аякка бастырган, аларга югары белем биргән. 3 баласы аның юлын дәвам иткән. Бу елның февраль аенда  дүрт туганның берсе вафат булган. Әлмәт районында, Түбән Камада яшәүче 3 кыз туган исә, җәй көннәрендә нигезләрен буш тотмыйлар. Аны карап, тәрбияләп торалар. 

Берничә буынны белемле итүгә зур көч керткән  Шәмсия Сәрварова хакында аның укучылары җылы хатирәләре белән уртаклашты. 

Моннан 50 ел элек Зөбәер мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуы вакытында Шәмсия апаның укучылары аның нинди мактаулы исемнәре барлыгы хакында сөйләшкәннәр. Кызганычка каршы, мөгаллимәнең Мактау грамотасыннан ары бүләкләре булмавы ачыкланган. Менә шуннан соң Альберт Галимов җитәкчелегендәге сыйныфташлар укытучыларының исемен шул рәвешле мәңгеләштетергә исәпләгән. 


Нәкъ менә алар тырышлыгы белән бүген Шәмсия Минһаҗетдин кызы Сәрварова яшәгән йортка элмә такта куелды. Укучыларының  рәхмәт сүзләре шигырь рәвешендә язылган әлеге хәтер тактасы Халык Укытучысының рухына дога булып барып ирешсен! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев