Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАРИХИ МИЗГЕЛЛӘР: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан быел Актанышта 5 яшь гаилә теркәлде

Безнең иҗат төркемебез дә шимбә көнне район ЗАГС бүлегендә булып, 2 яшь парның бәхетле мизгелләрен тарихилаштырды.

8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый. Шушы матур гаилә бәйрәменә якынлашканда гаилә теркәүчеләрнең дә саны сизелерлек арта.

 

6-7 июль көннәрендә  Актаныш районында да 5 пар үзләренең гаилә учакларын тергезеп җибәрде.Нәкъ менә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә язылышучы парлар, билгеле, үз өсләренә үтә дә җаваплы бурыч алалар: мондый көнне төзелгән гаилә һич кенә дә таркалырга тиеш түгел. Тиеш түгел кебек!

 

Безнең иҗат төркемебез дә шимбә көнне район ЗАГС бүлегендә булып, 2 яшь парның бәхетле мизгелләрен тарихилаштырды.

 

Бу көнне Такталачык авылына Кукмарадан килен төште - Гөлназ һәм Илнур Заһретдиновлар гаиләсе теркәлде.

 

Реклама

Алар артыннан ук Әлем егете Актаныш сылуын үзенә тормыш иптәше итеп алды.

Эльвира һәм Марсель Шәмсегалиевлар, әти-әниләре, туганнары, якыннары алдында пар балдаклар алышып, яңа тормыш юлына атладылар.

 

Бәхетле, тигез гаилә тормышы сезгә, кадерле яшьләр! 

 

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Актанышның иң үрнәк гаиләсе дә биргеләнде. Әлеге гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев