Актаныш

Таш куелмаган бердәнбер сугыш ветераны

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел дигән гыйбарә бар. Сугыш кырында мәңгегә ятып калганнарның каберләре кайда, әллә хәзер дә җир өстендә рәнҗеп яталармы? Моны безгә кем әйтә ала? Бөек Җиңү көненә ай ярым чамасы кала әткәйнең абыйларын кайгыртып, хәрби комиссариат ишеген ачтым. Аларның берсе Арсланов Миңлегөл Арслангали улы. 1905 ел...

Реклама

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел дигән гыйбарә бар. Сугыш кырында мәңгегә ятып калганнарның каберләре кайда, әллә хәзер дә җир өстендә рәнҗеп яталармы? Моны безгә кем әйтә ала?
Бөек Җиңү көненә ай ярым чамасы кала әткәйнең абыйларын кайгыртып, хәрби комиссариат ишеген ачтым. Аларның берсе Арсланов Миңлегөл Арслангали улы. 1905 ел 8 майда туган, 1980 елның ноябрь аенда вафат булды. Таш куелмаган бердәнбер сугыш ветераны. Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итүемнең дә сәбәбе шул иде. "По закону семьи участников Великой Отечественной имеют право на установление памятников на могилах за счет государства" дигән карар хакында ишеткәч тәвәккәлләдем, чөнки Миңлегөлнең улы да, кызы да инде күптәннән вафат.
Кызганыч, әлеге карар 1990 елдан соң вафат булган сугыш ветераннарына гына кагылышлы икән. Икенче абзый-Гилметҗанов Мирзаян Гилметҗан улы. 1913 елгы Иске Кормаш авылында туган. 12 яшькә кадәр ятим үсә, аннан бәхет эзләп читкә чыгып китә. Ул 1930 елда ук 5 телдә аралаша алган.
1935 елда Кызыл армиягә алына. Бөек Ватан сугышы башланганда Бохара шәһәренең НКВДсендә эшли һәм сугышка да шуннан китә. Десантчы була. 11 мәртәбә дошманнарның тылына самолеттан ташлыйлар. 12 нчесендә хәбәрсез югала. Кайда җирләнгән, беләсе иде?!
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: