Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ташламадан файдаланучылар 1 октябрьгә кадәр социаль пакет яки акча сайларга тиеш

Актаныш районында федераль ташламадан бүген 2867 кеше файдалана. Канун нигезендә, аларга дәүләттән үзләренә нинди ярдәм кирәклеген сайлау мөмкинлеге бирелгән: социаль пакеттан файдалану яки ай саен 828,44 сум күләмендә акчага ия булу. Актанышлыларның 930ы, ягъни федераль ташламадан файдаланучыларның өчтән бере рецепт нигезендә бушка дару алучылар исемлегендә. Калганнары – социаль хезмәтләрдән баш тартып, акчалата компенсация алу яклы.

– Һәркайсыбыз ел саен өй, милекне иминиятләштерәбез. Быел минем белән, йорт-җирем белән берни дә булмады, акчаны кире кайтарыгыз, дип әйтимибез, шөкер кылабыз да, икенче елны кабат шуны ук эшлибез. Социаль пакет – ул, шулай ук, саулыгыңны алдан кайгырту гамәле, аякны алдан киенү булып тора, – ди Чаллы пенсия фонды идарәсенең Актаныштагы клиент хезмәте җитәкчесе Булат Басыйров. – Ул бүген кирәкмәскә дә мөмкин, ә уйламаган җирдән авыр чир килеп чыкса, 828 сумны берничек тә даруларга җиткереп бетереп булмый. Диңгездә бер тамчы гына бит ул. Ел уртасында, авыр хәлдә калдым, зинһар, булышыгыз, дип киләләр. Гариза язмагансыз бит, даруны бушлай 2019 елдан гына алачаксыз, дигәч, сез безне тереләй үтерәсез, дип китәләр. 1 октябрьгә кадәр язылган гариза нигезендә генә социаль пакетка ия булырга мөмкин. 


“Отказ”ны үзгәртергә Мәскәүгә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына кадәр язып карау да файда бирми, даруханәдә бушлай каралган дарулар була торып та, пакеттан баш тартучыларга үзләренә сатып алырга туры килә. Катлаулы авырулар (яман шеш, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һ. б.), кагыйдә буларак, зур чыгымнар сорый һәм дистәләгән, хәтта йөзләгән мең сумга төшә. 


Социаль пакет, тулы күләмдә бушлай дару алу мөмкинлегеннән тыш, санаторий-курортка юллама алу, анда барган-кайтканда шәһәр һәм шәһәр яны тимер юл транспортыннан бушлай файдалану хокукы да бирә. Федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылучы әлеге программа 2005 елдан эшли. Ташламадан сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар, блокадада булучылар, барлык төркем инвалидлар файдалана ала. 


Социаль пакет алу өчен гаризаны өч төрле биреп була: район пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтенә килеп язып, яки интернет аша, пенсия фондындагы шәхси кабинетыңнан. Шулай ук, дәүләт хезмәтләренә (госуслуги.ру) гариза бирергә мөмкин. 


Әле 1 октябрьгә кадәр вакыт бар. Җиде кат уйла, бер кат кис, дигән мәкальдән чыгып, барын да үлчәүгә салып, дөрес фикергә килү кирәк.


2016 елда Актаныш районында 3000 льготачы булып, аларның 2143е социаль пакеттан баш тарткан булган. 2017 елда 2923 кешенең 2005е, шулай ук, акчалата компенсацияне өстен күргән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев