Актаныш

Ташландык йортта янгында өч кеше һәлак була

Бу хәл Әгерҗе район үзәгендә килеп чыга. 26 мартта 19.24 сәгатьтә 112 номеры буенча янгын турында хәбәр ителә. Ике минуттан соң Толстой урамына беренче коткаручылар килеп тә җитә. 19.43 минутка инде янгын сүндерелә. Күршеләр сүзләре буенча, әлеге йорт ташландык хәлдә, электр һәм газдан аерылган була. Янгыннан соң 1962 елгы ир-ат...

Бу хәл Әгерҗе район үзәгендә килеп чыга.
26 мартта 19.24 сәгатьтә 112 номеры буенча янгын турында хәбәр ителә. Ике минуттан соң Толстой урамына беренче коткаручылар килеп тә җитә. 19.43 минутка инде янгын сүндерелә.
Күршеләр сүзләре буенча, әлеге йорт ташландык хәлдә, электр һәм газдан аерылган була. Янгыннан соң 1962 елгы ир-ат һәм тагын җенесе һәм яше ачыкланмаган ике мәет табыла. Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин дип фаразланыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: