Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Ташу өйгә санаулы минутлар эчендә бәреп керде"

Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шәһидә Гыйззәтуллина язгы ташу аркасында зур зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганаклары аша билгеле булды. Агентлык хәбәрчесе зыян күрүченең үзе белән элемтәгә керде. "Бу нигезгә килен булып килгәнемә 34 ел. Шул еллар эчендә ике тапкыр су баскан иде инде. Монысы - өченчесе. Әмма...

Апас районының Зур Күккүз авылында яшәүче Шәһидә Гыйззәтуллина язгы ташу аркасында зур зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганаклары аша билгеле булды. Агентлык хәбәрчесе зыян күрүченең үзе белән элемтәгә керде.
"Бу нигезгә килен булып килгәнемә 34 ел. Шул еллар эчендә ике тапкыр су баскан иде инде. Монысы - өченчесе. Әмма бу кадәр көчле ташуны күргәнем булмады", - диде Шәһидә ханым "Татар-информ"га.
Зыян күрүче сүзләренчә, язгы ташу кичә төштән соң кергән.
"Урамга су үтә башлагач, тиз арада улларыма хәбәр иттем. Алар Казаннан кайтып җитте. Ташу өйгә санаулы минутлар эчендә бәреп керде. Күршеләр ярдәме белән өй эчендәге кайбер җиһазларны өстәл-урындык өстенә күтәрдек. Суыткыч, келәмнәр су астында калды. Су тәрәзә биеклеге булып күтәрелде. Сыер белән үгезне йөздереп, бозауны күтәреп алып чыктылар. Салкын тимәсә ярый инде", - диде Шаһидә Гыйззәтуллина.
Зыян күрүче авылда яшәүче туганнарына вакытлыча сыенган. Шаһидә ханым табигать бәла-казасының күпмелек зыян салуын әлегә белми.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=22126
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев