Актаныш

ТАССР ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫ ТУРЫНДА ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ

1917 елгы революцион вакыйгалар һәм аннан соң башланып киткән Гражданнар сугышы Россиядәге сәяси җирлекне тамырдан үзгәртә.

Реклама



1917 елгы революцион вакыйгалар һәм аннан соң башланып киткән Гражданнар сугышы Россиядәге сәяси җирлекне тамырдан үзгәртә. Кискен сыйнфый бәрелешләргә гаять көчле милли-азатлык хәрәкәте дә кушыла: элеккеге империя составына кергән халыклар  милли үзбилгеләнеш мөмкинлеген тудырган тарихи форсатны тормышка ашырырга омтыла.

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы карар РКП(б) ҮК Политбюросының 1920 елның 20 гыйнварындагы утырышында кабул ителә. Оештыру мәсьәләләре һәм республиканың чикләрен билгеләү буенча эшче комиссияне милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин җитәкли. Ләкин әзерлек эшләренең барышына тулысынча  Владимир Ленин контрольлек итә. Максатка ирешер өчен, ул татар коммунистик хәрәкәте вәкилләре белән дә очрашулар үткәрә. Аерып әйткәндә, 1920 елның 22 мартында Мәскәүдә Казаннан килгән делегация вәкилләре белән Владимир Ильич уздырган киңәшмәне хәлиткеч чара дип атарга мөмкин. Делегация составына РКП(б) ҮК каршындагы Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы президиумы әгъзасы, «Эшче» газетасы мөхәррире Борһан Мансуров, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе урынбасары Мирсәет Солтангалиев, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы рәисе  Сәхибгәрәй Сәетгалиев керә.

Татар коммунистларының нәкъ менә әлеге өч лидеры яшь республиканың төп оештыручылары була.

Берничә айга сузылган киеренке эштән, кайнар бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң,  1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла, аңа Халык комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин һәм БҮБК секретаре А.С.Енукидзе кул куя.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: