ТАССРның 100 еллыгы
Республика үсеше тарихи баскычларда күренә
Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы карар РКП(б) ҮК Политбюросының 1920 елның 20 гыйнварындагы утырышында кабул ителә. 1920 елның 22 мартында Мәскәүдә Казаннан килгән делегация вәкилләре белән Владимир Ильич уздырган киңәшмәне хәлиткеч чара дип атарга мөмкин. Делегация составына Борһан Мансуров, Мирсәет Солтангалиев, Сәхибгәрәй Сәетгалиев керә.
Татар коммунистларының нәкъ менә әлеге өч лидеры яшь республиканың төп оештыручылары була.
Берничә айга сузылган киеренке эштән, кайнар бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң, 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декрет басыла.
1920 елның 25 июнендә Татар Совет Социалистик Республикасы Советларының Беренче съезды уздырыла.
1920 елның 26 сентябрендә ТАССР Советларының I Оештыру (Учредительный) съезды уза. Анда Борһан Мансуров җитәкчелегендә Татар Үзәк башкарма комитеты, Халык комиссарлары советы сайлана, соңгысын Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкли башлый. Республика оешуы татар халкының гасырлар буена җыелып килгән өмет-ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлеге тудыра, милли үзбилгеләнешкә таба мөһим адым була,
ТАССРның аякка басуы бик авыр шартларда бара. Республикада икътисадый җимереклек, эпидемияләр һәм ачлык хөкем сөрә. 1921 елда, әлеге афәтләрнең иң кискен вакытында, ТАССР хөкүмәтенең беренче составы зур үзгәреш кичерә. ТАССР хөкүмәтенең яңа составы 1921 елгы ачлык һәм җимереклек нәтиҗәләрен шактый кыска вакыт эчендә җиңүгә, Гражданнар сугышы вакытында какшаган һәм коточкыч хәлгә килгән финанс системасын тотрыклыландыруга, республиканың тулыканлы бюджетын формаштыруга, катгый салым эшчәнлеге алып баруга ирешә.
Индустриальләштерүгә курс 1925 елның декабрендә ВКП(б)ның XIV съездында игълан ителә. Төп максат күбрәк аграр ил булган СССРны көчле индустриаль илгә әйләндерү була. Татарстанда индустриальләштерү 1927 елда башланып китә һәм 1929-1937 елларны үз эченә алган беренче бишьеллыклар чорында дәвам итә. Әлеге вакыт аралыгында 100дән артык сәнәгать предприятиесе төзелә һәм реконструкцияләнә.
Татарстан илнең индустриаль яктан алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Республика халык хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең дүрттән өч өлешеннән артыгы сәнәгать тармагына туры килә.
1934 елның 3 гыйнварында ТАССРны Ленин ордены белән бүләклиләр. Анда мондый сүзләр бар: “Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урып-җыю җыю, орлыкка калдыру) үткәрүдә, колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм дәүләт каршындагы бурычларны үтәүдә гаять зур уңышлары өчен”.
Күпсанлы талантлы фәнни һәи иҗади интеллигенция вәкилләренең пәйда булуы - ТАССРда мәгариф үсешен күрсәткән уңай факторларның берсе. Татар әдәбиятында Гадел Кутуй, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким исемнәре яңгырый, профессиональ музыка өлкәсендә – Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, театр сәнгатендә – Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, фәндә - Гыйлем Камай, Хәмит Мөштәри, Николай Чеботарев, Николай Четаев һ.б. бик күпләр
Европа матбугатында югары бәя алган беренче милли “Сания” һәм “Эшче” опералары куела, опера һәм башка театрлар ачыла, иҗади союзлар барлыкка килә, татар һәм республика халыклары телләрендә массакүләм мәгълүмат чаралары пәйда була.
1940 еллар ахырында ТАССР тарихында яңа мөһим чор башлана. Бу елларда Ромашкино, Баулы, Зәй нефть чыганаклары ачыла һәм үзләштерелә. Шул чордан башлап, республикада нефть чыгару күләме туктаусыз үсә. 1959 елда Казанда органик синтез заводы төзелеше башлана. Ул республикадагы иң эре химия заводларының берсенә әверелә. 1961 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатына нигез салына. Бүген “Түбән Кама Нефтехим” илебез нефть химиясе сәнәгатендәге иң эре предприятиеләрнең берсе санала. 1969 елда Кама автомобиль заводы – гаять зур автогигант төзелеше башлана. 1976 елның февралендә конвейердан беренче авыр йөк автомобиле – “КАМАЗ” төшә. Республика энергетиканы үстерү юнәлешендә дә зур адымнар ясый. 1960-1970 елда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлый
1990 елда Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне игълан итү 1920 елда ТАССР төзелү турындагы Декретта билгеләнгән дәүләтчелекне торгызу процессының табигый дәвамы була. 1990 еллардагы үзгәртеп корулар, социаль-икътисадый реформалар нәтиҗәсендә республика сәясәттә, икътисадта һәм мәдәнияттә, халыкара багланышларда мөстәкыйльлек ала, аның тарихи үсешенең үз мантыйгы пәйда була.
Республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевнең озак еллар дәвамындагы уңышлы эшчәнлеге дөнья җәмәгатьчелегенә гамәлдә эшләргә сәләтле “Татарстан моделен” тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге модель Россия Федерациясе кысаларында уникаль төбәк дәүләт төзелеше, федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, уйланылган икътисадый стратегия, социаль һәм милләтара тотрыклылык үрнәге булып тора.
Хәзерге вакытта республиканың 34 милли берләшмәсе Татарстан халыклары ассамблеясенә берләшкән, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Татарстанның мөстәкыйльлеге тузган торакның бетерү программасы, социаль ипотека, торак пунктларны газлаштыру программалары һәм башка киң колачлы социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде һәм бирә.
2010 елда Татарстан Президенты вазыйфасын аңа кадәр республика Министрлар Кабинетын җитәкләгән Рөстәм Миңнеханов кабул итеп алды. Зур тәҗрибәгә ия дәүләт эшлеклесе буларак, ул борынгы, күпмилләтле төбәк тарихында тагын бер сәхифәне ачып җибәрде.
Бүген Татарстанда алгарышлы икътисадый үсеш, алга таба да инвестицияләрне актив җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру, XXI гасыр кешесе лаек заманча социаль инфраструктураны төзү мәсьәләләрен хәл итү өстенлекле эш юнәлешләре булып санала. Беренче чиратта, 2030 елга кадәрге Стратегияне, 40 республика программасын, гамәлгә ашыру чаралары белән көчәйтелгән милли проектларны башкарып чыгуга бәйле кыю һәм амбициоз планнар, халыкның көндәлек ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре – игътибар үзәгендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев