Актаныш

ТАССРның беренче җитәкчеләре: республика нигезен кемнәр төзегән?

Татарстан 100 еллыгын билгеләп үтә. 1920 елның 27 маенда ТАССР булдыру турында декретка кул куела. Республиканың беренче җитәкчеләре эшенә нинди сыйфатлар хас булган? Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов шул хакта сөйләде.

Иң элек, әңгәмәдәш 1920-1930 елларда хакимияттә җитәкчелек тәртибен аңлатты. 1920 елларда республикада беренче кеше Халык комиссарлары шурасы (Совнарком) рәисе саналган. Беренче җитәкче Сәхибгәрәй Сәетгалиев булган. Бүгенге көн белән чагыштырсаң, Халык комиссарлары шурасы — ул Министрлар Кабинеты. 

— Ә 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында хәл үзгәрә: беренче кеше булып, партия өлкә комитетының беренче секретаре санала башлый. Сәяси хакимият үзәге Халык комиссарлары советы рәисеннән партиягә күчә. Халык комиссарлары советы рәисе партия органнары ихтыярларын үтәүче булып кына кала. Шулай ук колхозлар оештыру мәсьәләсендә формаль яктан төп канунга имза куючы советлар була. Аны тормышка ашыручы Халык комиссарлары советы була. Ә чын мәгънәсендә моны оештыручылар — партия органнары. Совет хакимиятенең шундый катлаулы, уникаль системасы инде бу, дөньяда әле андый система булмаган, бу велосипед уйлап чыгаруга тиң, — ди Айрат Фәйзразхманов.

Шулай ук, аның сүзләренчә, Халык комиссарлары шурасы рәисе белән янәшә үз эшчәнлекләрен ТАССР Үзәк башкарма комитет рәисләре дә алып барган. Соңрак тагын бер вазифа кертелә — ТАССР Югары Советы президиумы рәисе. Конституция буенча рәсми рәвештә илнең җитәкчесе шул кеше булган. Бүгенге вазифа белән чагыштырганда, бу Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән парламент. Димәк, менә шундый өч төп вазифа. ТАССР башында һәм ахырында хакимият үзәгендә шундый күчешләр булган.

— 1920 еллардагы Обкомның беренче секретарьлары бик аз танылган. Мисал өчен, өлкә комитетының беренче секретаре Галактионов дигән кеше булган. Ул 1922 елда авариядә үлгән. Гомумән, аның республикага, татарларның роленә карашы әллә ни җылы булмаган. 1920-30 елларда алар күбрәк, руслар әйтмешли, тәгәрмәчкә таяк кыстырганнар. Беренче секретарь итеп, һәрвакыт рус кешесен сайлап куйганнар. Бары тик 1944 елда Татарстан тарихында беренче секретарь итеп татар кешесе сайланыла — ул Зиннәт Моратов.

«Беренче коймак төерле»

Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев. «Аның турында әйткәндә, „беренче коймак төерле“ дип бәяләргә була», — ди Айрат Фәйзрахманов. 

— Шулай булса да, ул безнең тарихка нык тәэсир иткән кеше, без әле аны бәяләп бетермибез. Тискәре яктан дип тә әйтсәм, ялгышмам. Республикага сәяси статус биргәндә, ул автоном республика булганда, чикләре, вазифалары билгеләнгәндә, вакытлы революцион комитет рәисе нәкъ менә Сәетгалиев була. Аны Мәскәү һәм Сталин билгеләде, чөнки ул күбрәк партиягә ышанды. Эшчәнлегендә төп мәгънәсен коммунизмга килүне күргән. Татарның мәнфәгате белмим ничәнче урында булгандыр. Милләтләр бетәчәк, кайчандыр без бер милләт булырбыз дип, интернационализм идеологиясенә якын булган кеше.

ТАССР чикләрен булдырганда, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарын билгеләгәндә, нәкъ менә Сәетгалиев татарларга «мәнфәгатьләребез өчен көрәшербез» дигән, ә Мәскәүдә бүтәнчә эш алып барган. «Олы Татарстан» һәм «Кече Татарстан» дигән концепцияләр булган. Олы Татарстан - ул бүгенге Башкортстанның төньяк районнарын үзенә алган республика булырга тиеш иде. Ә чынлыкта «Кече Татарстан» проекты тормышка ашкан.  

Аның бу гамәлләре халыкның хатирәләрендә дә бар. «Безгә бер төрле әйтә иде, ә Мәскәү белән сөйләшүләрдә күпкә йомшак позициядә иде», - дип әйтүчеләр бар иде.

Иң аянычлы хәл — сәяси статуслар гына түгел, 1921 елгы ачлык, кешеләрнең күпләп үлеме. Аның сәбәбе хәтта чәчү өчен орлыкларны да авыллардан җыеп алу. Мәскәү алдында Татарстан беренче урында булсын, үзебезне күрсәтик дип, Сәетгалиев хәтта икмәк орлыкларын җыйдырып алган. Кызганыч, гади халыкның позициясен яктырта алмаган. Мәскәү нәрсә кушкан, шуны эшләгән.

Татар халкы ул вакытта Әзәрбайҗан, Украина, Белоруссия кебек республикаларга тиң булырга, аларныкы кебек хокукларга ия булырга мөмкин иде. Кызганыч, без инде автоном статуска гына ия булдык. Әйе, союздаш статуслар 1922 елда гына формалаша, ләкин хокуклар җыелмасы 1920-1921 елларда формалашып бетә. Украина белән чагыштырсак, безнең хокуклар күпкә ким иде, — ди ул.

Әңгәмәдәш беренче Хөкүмәттә эшләгән Исхак Казаков дигән шәхесне дә телгә алды. ТАССРның беренче эш нәтиҗәләре буенча, аның катнашында китап нәшер ителгән булган.

— Алар анда, ТАССР Украина, Белоруссия кебек статуска ия республика дип язганнар, шулай кабул иткәннәр, ләкин, кызганыч, Мәскәү безгә кечерәк территория һәм күпкә кечерәк хокукларны биргән. Моны татарларда ниндидер көндәшлекне күрү сәбәпле дип тә әйтеп була. Татарлардан курку да булган. Татарлар милли хәрәкәт башында торган, татар теленең роле дә зур булган. Шул ук вакытта, Сәетгалиевның эшчәнлеге дә тискәре тәэсир иткән, аның белән күп кенә кешеләр риза булмаган.

Сәетгалиевны кара буяу белән генә күрсәтү дә дөрес булмас. Республиканы оештырганда эше күп булган. Кешеләрне җыю, съезд җыю, резолюция кабул итү, документларны формалаштыру, беренче хакимият органнарын формалаштыру. Боларны ул башкарып чыга алган.

Чынлыкта, республиканың беренче җитәкчесе булырга лаеклы кеше Мирсәет Солтангалиев була алыр иде. Аның өчен мондагы бөтен татарлар тавыш бирер иде. Аны лидер итеп күргәннәр, кызганыч, аннан курыкканнар, җитәкче итеп куймаганнар, чөнки аның абруе татарлар арасында гына түгел, башка мөселман халыклары арасында да беленгән булган. Ул Мәскәүдә ТАССР вәкиле ролендә генә булган. Ул хәзерге вакытта ислам социалистик хәрәкәтенең төп идеологы булып санала. Солтангалиев Татарстанның территорияләрен зурайту өчен дә, статусы өчен дә көрәшә, тик аны 1923 елда кулга алалар. Шуннан соң Татарстанның үз статусын күтәрүгә өмете сүнә.

Кашшаф Мохтәров вакытында елга буйларында татар авыллары барлыкка килә

Сәетгалиевтан соң Хөкүмәткә Кашшаф Мохтәров килә. Ул, Сәетгалиевтан аермалы буларак, уң коммунист булган.

— Мохтәров милләтләрнең хокуклары өчен көрәшкән хәрәкәткә, күбрәк хосусый икътисадка игътибар биргән дип әйтеп була. Бу вакытта Гражданнар сугышыннан соң тиф, ваба, испанка, ачлык… Нинди генә эпидемияләр булмаган. Бу шартларда Кашшаф Мохтәров медицина органнарын, хастаханәләрне оештырган кеше. Аның сәяси аңы зур булганга, Халык комиссарлары советы рәисе итеп билгеләп куялар.

Кашшаф Мохтаров чыгарган беренче карар икетеллелек буенча. Сәетгалиевлар вакытында да татар теле кулланылган, әмма рәсми яктан татар теленең чын дәүләт статусына ия булуы Кашшаф Мохтәров вакытында гына булган хәл. 1921 елның 25 июнендә шул канун чыга. Кашшаф Мохтәров җитәкләгән вакытта бу канун тормышка ашырыла. Мәктәпләрдә татар теле укыту кертелә, элмә такталар ике телдә языла башлый. Бөтен төп документлар татар телендә басыла башлый. Татар мәктәпләренең челтәре булдырыла. Мәгарифкә өстенлек бирелә. Кашшаф Мохтәров вакытында татар телендә югары белем барлыкка килә. Дөньяви университетларда татар бүлекләре ачыла. Шундый системаны булдырып, татарларга мөмкинлекләр ачыла.

Кашшаф Мохтәров - Югары Ослан районында Идел буена татарларны күбрәк күчереп утыртырга тырышкан кеше. Татарларның патша, монархия вакытында хокуклары нык бозылган, чикләнелгән була. Бу гаделсезлекне юкка чыгару өчен, телләр, мәгариф челтәрен булдыру буенча берничә закон гамәлгә кертелә. Казан яулап алынгач, татарлар елга буйларыннан, бай җирләрдән куылган. Бу фактны совет дәүләте таныган һәм, гаделсезлекне бетерү өчен, Казан тирәсендә елга буйларында татар авыллары барлыкка килгән. Югары Ослан районында Кызыл Байрак, тагын берничә авыл бар. Казан тирәсендә Чыңгыз бистәсе барлыкка килә, ул бүгенге Нагорный бистәсе, ул татар бистәсе итеп булдырылган.

Татар тарихының гаделсез битләре ачыла башлый. Сәяси вазгыять ачылган вакыт нәкъ Кашшаф Мохтәров чорында була. Шулай ук бу вакытта Академия үзәге оештырыла. Ул бүгенге Татарстан Фәннәр академиясенең нигезе. Ул вакытта татарлар тарихы, фольклоры буенча күп кенә чыганаклар җыела. Кыскасы, Кашшаф Мохтәров милли җанлы сәясәтче булган, хәзер андыйлар сирәк. Ул татарның мәнфәгатьләрен беренче урынга куйган.

Бу чорда, Гражданнар сугышы, ачлык, авырулар, тулы җимереклек чорыннан соң, Татарстан икътисади яктан да торгызыла башлый. Хәтта Казанда трамвай да йөрмәгән булган бит, чөнки мөмкинлек, акча булмаган, бернинди биналар да төзелмәгән. Кашшаф Мохтәров вакытында республика әкренләп тернәкләнә башлый. Кеше тыныч тормышта яши башлый, байлык җыю мөмкинлеге барлыкка килә. Ул вакытта илдә яңа икътисади сәясәт тормышка ашырылырга тотына. Ленинның, башкаларның да монда роле зур.

Бу елларда инициативаларны Хөкүмәт чыгарган, ләкин кануни, парламент ягыннан Борһан Мансуров, Рәүф Сабиров кабул иткән.

Кызганыч, милләтне күтәрүдә роле булганга, 1923 елда кулга алынган Солтангалиевны яклап чыкканга, Кашшаф Мохтәровны Мәскәү өчен куркыныч фигура дип уйлыйлар. Аны эштән азат итәләр һәм Мәскәүгә Сәламәтлек саклау наркоматына алалар, — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Хаҗи Габидуллин сәясәте: Аграр республикадан — аграр индустриаль республикага

Хакимияткә янә сул коммунистлар килә. Республика Хөкүмәте җитәкчесе итеп, Хаҗи Габидуллин куела. Ул башта Кашшаф Мохтәров Хөкүмәтендә бүгенге «эчке эшләр министры» вазифасында эшләгән. Милиция белән идарә иткән.

Реклама

— Ул вакытта җинаятьчелек, криминалитет күп булган. Шәкур караклар булган вакыт бу, революция вакытында төрмәдән чыгучылар күп булган, ятим, сукбай балалар урлау белән шөгыльләнгәннәр. Ул шушы юнәлештә көрәшкән булган.

Хакимияткә килгәч, Хаҗи Габидуллин 3-4 ел җитәкчелек итә. Республика ул вакытта торгызылуын дәвам итә. Беренче зур предприятиеләр планлаштырыла. Аграр республикадан аграр индустриаль республикага әверелергә тиеш дигән курс тормышка ашырыла башлый. Ул вакытта Казанда зур мех фабрикасын төзү планга керә. Бу план киләсе җитәкче Шәйгардан Шәймәрданов вакытында тормышка ашырыла. Шәймәрданов — уң коммунистлар тарафдары. Кыска гына вакыт җитәкчелек иткәч, аның турында күп сөйләп булмый. Хөкүмәткә килгәнче аның ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе булганы билгеле, — диде Фәйзрахманов.

Кыям Абрамов чоры: индустриализация куәтләнә

Соңрак Хөкүмәткә Кыям Абрамов килә. 1930 еллар башында аның вакытында индустриализация бара, яңа завод-фабрикалар төзелә, Мәскәүдән акча кертелә. Зур ТЭЦ төзелә башлый. Бондюга бистәсе — бүгенге Менделеевскида химия заводы торгызыла. Индустрия формалаша.

— Татарстанның бүгенге индустриаль фундаменты 1920 еллар азагы - 1930 еллар башында формалаша. Индустрия булдырылганда, монда кадрлар килә. Татарлар арасында ул вакытта инженерлар, архитекторлар, медицина белгечләре бик аз була, чөнки 1917 елга кадәр татарларга югары белем бирмәү сәясәте хакимлек итә, татарлар да консерватив була, рус телендә укырга теләмиләр. Татар телендә фәннәрне укыту рөхсәт ителми. Әкренләп татарлар югары белем системасына кереп китә.

Кызганыч, 1950-60 елларда татар телендә югары белем бетерелә башлый. Без әле бүген 1920 елларда булган дәрәҗәгә, татар теле икенче дәүләт статусы дәрәҗәсенә дә җитмәдек. Кашшаф Мохтәров вакытында бөтен чиновниклар татар телен өйрәнергә, документация татар телендә алып барылырга тиеш булган. Кызганыч, бүген андый дәрәҗәгә барып җитә алмадык. 1930 елларда милли хокуклар, казанышлар юкка чыгарыла башлый. 1940-50 елларда инде бөтенләй юк була, — диде.

Айрат Фәйзрахманов бу җитәкчеләрнең барысы да репрессиягә эләгүен, я утырып чыгуларын, я атылуга дучар булганнарын әйтте.

ТАССР Халык комиссарлары советы рәисләре:

1.    Сәхибгәрәй Сәетгалиев (сентябрь 1920—1921)

2.    Кашшаф Мохтәров (1921—1924)

3.    Хаҗи Габидуллин (1924 — сентябрь 1927)

4.    Шәйгардан Шәймәрданов (сентябрь 1927—1928)

5.    Кәримулла Исмаев (1928—1930)

6.    Кыям Абрамов (1930 — июль 1937)

7.    Әхмәтсафа Дәүләтьяров (сентябрь — декабрь 1937)

8.    Әмин Тынчеров (март 1938—1940)

9.    Сөләйман Гафиатуллин (1940—1943)

10. Сәид Шәрәфиев (1943 — март 1946)

 

 

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Intertat

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: