Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!” дигән кешегә Эльмира Җәлилова үз җавабын бирде

Шушы көннәрдә Эльмира Җәлилованың инстаграм битендә сәер сүзләр пәйда булды. Кемдер аңа "Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк", дип әйткән, булса кирәк. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен "Матбугат.ру" хәбәрчесе Эльмираның үзенә мөрәҗәгать итте. Инстаграмда болай дип язылган иде: "Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!" - дигән сүзгә ни диим?!. Шушы көнгәчә...

Шушы көннәрдә Эльмира Җәлилованың инстаграм битендә сәер сүзләр пәйда булды. Кемдер аңа "Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк", дип әйткән, булса кирәк. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен "Матбугат.ру" хәбәрчесе Эльмираның үзенә мөрәҗәгать итте.
Инстаграмда болай дип язылган иде:
"Татар әдәбиятында Җәлилова дигән шагыйрь юк!" - дигән сүзгә ни диим?!. Шушы көнгәчә минем үземне язучы дип игълан иткәнем булдымы?! Остазым, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф ага Гаташ инде ничәмә-ничә тапкыр язучылар берлегенә керергә өндәсә дә... Җаным берләшмәләргә берләшү дауламый! Дөресен-ялганын бергә укмаштырып, үзара чиратка салып алынган берәр премиягә дәгъвә кылдыммы әллә?!. Үзен татар язучысы дип санаганнар әйткән әлеге сүзгә мин битараф калырга тиештер, беләм. Акыл аңлый. Тик минем ул язучыларның татар әдәбиятының барлыгын исбатлавын сорыйсым килә. Телләре матур, җаннары тулы иҗат булган язучыларыбыз заманннан бик еракта калуларын аңламау сәбәпле үсеп килүче буынга тәкъдим итәрлек әдәби әсәрләребез юк икәнен тануларына өметләнмим..."
Эльмира Җәлилова "Матбугат.ру" хәбәрчесенә менә нәрсә диде:
- Кем икәнен әйтәсем килми, аннары гайбәткә китә, ләкин танышларым аша шушы сүзләр килеп иреште. Ни өчен шулай дип әйткән, нигә? Бу турыда әллә ни уйланмыйм, димәк үз сәбәпләре булган. Тик мин җавап буларак үз сүземне әйтергә кирәк дип таптым. Беркайчан да "Мин - шагыйрь!" дип, күкрәк сугып йөргәнем булмады, китапларым алай күп түгел дип, язучылар берлегенә керүдән дә баш тарттым. Мин тыныч кына җаныма тулганны, үзем тойганны язам. Бәлки күбрәк үз әрнүләремне, үз кичерешләремне тасвирлыймдыр, таныйм. Олы буын язучылар арасындагы мөнәсәбәтне бик аңлап җиткермим. Әмма шуны әйтә алам, без яшь язучылар бер-беребезнең уңышлары өчен, киресенчә, сөенеп торабыз, ярдәмләшеп яшибез.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18882

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев