Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар эстрадасы йолдызлары нинди автомобильләрдә йөри?

Кайсы артист машиналарын перчатка урынына алыштыра, ә кайсы тимер атына тугрылыкны озак еллар буе саклый?

Рифат Зарипов: «Тямаев белән Уразова минеке кебек машина алдылар»

 

Без шалтыратканда Рифат Зарипов юлда иде. Ул 5,5 миллионлык «Мерседес GLS» машинасында йөри икән. Җырчының беренче транспорты «Минский» матае булган. 

«Минский» белән шактый йөргәч, абыйдан калган «Ява» матаена утырдым. Бу минем 16-17 яшьлек вакытлар. Йөри-йөри ул «Ява» таралды. Аннары әниләр машина алырга тәкъдим иттеләр. Безнең авылда 55 меңгә генә бер «шестерка» машинасы сатыла иде. 25 меңен әти-әниләр биреп, калганына үзем җыйган акчаны кушып, шуны алып кайттык. Машиналы тормыш шулай башланып китте минем. Аннары «ундүртле» машинасына күчтем. Анысында яшьлек юләрлеге белән бәрдердем… Кабат тагын «ундүртле» алдым. Аннары «Киа Серато» дигән машинага утырдым. «Киа»дан соң «Тайота Ленд Крузер Прадо» алдым. Аның белән бик яратып дүрт ел йөргәннән соң «Мерседес»ка күчтем. Бу минем алтынчы машинам буламы соң инде? Санап бардыгызмы? 

«Мерседес» күпме торамы? Мин алганда 5 миллион ярым иде. Хәзер 8 миллионга күтәрелгән. Шушы арада гына Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаев «Мерседес» алдылар. Язсагыз, Гүзәл белән Фирдүс Рифатныкы кебек машина алганнар, дип языгыз, яме.  

Мин менә Вадим Захаров өчен генә бик борчылам. Ул минем якын дустым, бик әйбәт кеше. Үзе һаман «Киа Рио»да йөри. Ул да эшләр әле, Алла бирса, ул да алыр әйбәтрәкне. Коронавирус кына бетсен». 

 

Фирдүс Тямаев: «Яңа машина? Юк ла, кем әйтте?»

 

Яңа машинасы белән котларга дип, Фирдүс Тямаевның үзенә шалтыраттык. Яңа машина алу фактын җырчы кире какса да, бүгенге көндә нинди маркалы машинада йөрүен әйтергә теләмәде.

«Яңа машина? Юк ла, кем әйтте? Әле кайберләрен сатарга да туры килде. Булганнары да җитәрлек бит. Нинди машинада йөрүемне әйтү кирәк түгел инде. Ничәнче машина икәнен әйтә алам анысы: «копейка», «тройка», «туксан тугызлы», «Киа-Спектра», «Туарег», «Камри», «Ситроен», «БМВ»… (авт: бу мин язып өлгергәннәре генә) Шул егерме бишләп машина алыштырганмын, ахры. Иң беренчесе «копейка» машинасы иде. Ул вакытта правам да юк иде әле. Башта Азнакайда шул машинаны алдым, аннары машина йөртергә өйрәндем. «Копейка» ул вакытта ун мең тора иде, анысын хәтерлим. Ике меңе үземдә бар иде, сигез меңен бурычка алып тордым. Аннары «копейка»ны «тройка» машинасына алыштырдым. Ул «тройка» белән озак йөрдем мин. Аның белән минем күргәннәрем! Азнакайдан Нурлатка күчкәндә дә машинам шул иде әле. Нурлатта «туксан тугызлы» машинасына күчеп утырдым. Төбе черек булса да, аны алгач, кош тоткандай сөендем.

Хәзер автобусым да бар. Гастрольләргә йөргәндә төянеп, дүрт машина белән чыгып китәбез. Төркемемдә кеше күп. 

Мин үземнең гомеремне беркайчан машина бәясенә тиңләмим. Әгәр машина ватыла, запчасть сорый башлый икән, аны сатам. Машинаны ел саен да алыштыра алам. Юлда бик күп йөрим, шуңа тиз туздырам. Аны жәлләп, өф-өфләп утырырга вакытым юк. Машина минем өчен нык, җайлы булсын. Авылда да, шәһәрдә дә йөрерлек булсын. Гастрольгә чыгарлык киемнәрем, чемоданнарым сыйсын, юлда барганда азрак ятып ял итеп тә алырлык булсын. 

Яңа-иске дип тә тормыйм. Мәсәлән, «БМВ» машинасын кулдан алган идем. Микроавтобус шулай ук нульдән алынмады. Хәзерге заманда машина мактану чарасы түгел инде ул. Нинди маркалысында йөрсәк тә, исән-имин йөрергә язсын».

 

«Ока» хатынга ошамады»

 

Ринат Рәхмәтуллин 1 миллион 900 меңлек «Киа Оптима» машинасында йөри. Ринатны татар эстрадасында «человек-катастрофа» дип йөртәләр икән. Бу хакта үзе сөйләде. 

«Мин бит юл һәлакәтләренә еш эләгәм. Ходай шулай язган. Минем бөтен саткан машинам да авариядән соң. Тизлек яратам, юлда йоклап та киткәлим (көлә). Тормышта тәвәккәллек, ягъни риск ярата торган кеше мин. 

Минем беренче машинам «Ока» иде. Өч көн генә йөрдем дә саттым аны. Чөнки хатынга ошамады. Аннары «Москвич» машинасы алдым. Бераз йөргәч, аны «Волга»га алыштырдык. Шулай алыштыра-алыштыра уналтыга җыелганнар икән инде. «Ундүртле» дә, «Хонда»лар да булды. Әлегә «Киа Оптима»да йөрим, шунда тукталып торам. Аның салоны киң, трассада да әйбәт бара. Коронавирус булгач — кризис, яңасын алу планнары юк. 

Хәзер машина кешенең аякларын алыштыра ул. Ниндидер кечкенә генә бер белешмә кирәк булса да, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга кирәк. Машина минем өчен, беренче чиратта, хәрәкәт итү чарасы. Уңайлы, престижлы булса шәп, әлбәттә. Шулай да, иң мөһиме — ул йөреп торсын. Бер генә көн машинасыз бул әле — бөтен эшең өелеп кала». 

 

Мөнир Рахмаев: «Миңа „Лексус“ ошамый»

 

Мөнир Рахмаев үзенең кара төстәге «Порше Кайен» машинасын төрле яклап фотога төшерергә ярата. Соңгы арада гына да инстаграм челтәрен машинасы белән төшкән сыйфатлы фотосы бизи. «Порше» — Мөнир Рахмаевның үзе кебек текә машина. Башкалардан эшләпәсе белән генә түгел, автомобиле белән дә аерылып тора Рахмаев. Якынча бәясе — 7 миллион.

Мөнир Рахмаевның инстаграм аккаунтыннан

«Машина йөртү стажым — 10 ел. Беренче машинам көмеш төсендәге «тугызлы» иде. Вакыты килеп җитү белән машиналарны алыштырам. 300 мең чакрымнан артыграк юл узган икән, сатарга кирәк. Мин юлда күп йөрим, километраж тиз тула. 

Машина ул — хәрәкәт чарасы, ләкин ул яхшы класслы булырга тиеш. Чөнки эш вакытында статуслы кешеләр белән аралашырга, күрешергә туры килә. Мин традицияләремә тугры. «Порше» бик ошый, шуңа инде бишенче ел шул машинада йөрим. Узган ел искесен сатып, тагын шундый укны алдым. Немецлар җыя торган бик сыйфатлы машина ул.  

Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин «Лексус”лар алдылар. Бөтенесе бер төрле машинада йөриләр. Минемчә, машина ул кешенең яшенә дә туры килергә тиеш. Менә миңа быел 32 яшь тула. Үзем өчен «Лексус”ны артык зур дип саныйм, ул миңа ошамый да. Ә «Порше» — яшьләр машинасы, ул брутальлек, анда ниндидер шарм бар. 

 

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Таныклык булмаган килеш „Юпитер“ мотоциклында йөрдек»

 

Ришат Фазлыйәхмәтовның машинасы — 2 миллионлык «Мазда» маркалы джип-пикап. 

Ришат Фазлыйәхмәтовның инстаграм аккаунтыннан

«Бөтен кешенең дә беренче транспорты велосипед булгандыр. Аннары инде авылда «Иж-Юпитер» мотоциклына утырдык. Таныклык та юк әле ул вакытларда.

Беренче машина дип, мин джип алдым инде. Сафарида йөри торган пикап күргәнегез бармы? Дүрт ел элек шундыйга утырдым. Аның бәясе 2 миллион чамасы иде, мин — икенче хуҗасы. Шуңа беренче машинамны джип дип языгыз. Аны алганчы йөртәләр иде бит мине, рәхәт иде. Машина артык кирәк тә түгел иде». 

 

Руслан Кираметдинов: «Машина фанатизмы юк миндә»

 

Рифат Зарипов «Тайота Прадо»ны башка маркалы машинага алыштырырга өлгерсә, Руслан Кираметдинов аны алу турында хыяллана гына әле. Бүген ул «Киа-Серато»да йөри. Аның бәясе 1 миллионнан башлана.  

«Беренче машинам «Деу Нексия» иде. Аны 2008 елда үзем эшләп алдым. Машиналарны еш алыштырмыйм. Бер алгач, өч-дүрт ел йөрим. Машина фанатизмы юк миндә. Үземнең машинамны саттым. Хәзер Илмираның «Киа-Серато“сында йөрибез. Рульгә ул да, мин дә утырам, ничек туры килә». 

 

Азат Фазлыев: «Әни авырганда машинаны сатып, „Газель“ белән йөрдек» 

 

Азат Фазлыев бүгенге көндә эш машинасы — С класслы «Мерседес»та йөри. Бәясе 2 миллионга якын.

«Беренче транспортым әти белән әни алып биргән «Дружок» велосипеды иде. Нык хәтерлим мин аны, юан көпчәкле. Аннан инде «Минский» матаенда, «Восход”та йөрелде. Ул матайлар ватылып, сигез-тугыз чакрым араны этеп тә кайткан булды. Тагын бер кызыклы хәл истә калган. Дус малайның генераторы эшләми торган «шестерка»сы бар иде. Багажникта һәрвакыт алты аккумулятор йөрттек. Берсендә алыштыра-алыштыра шул аккумуляторларның алтысы да эштән чыкты, пычракта батып калдык. Авылга кайтып, шыпырт кына әтинең машинасыннан аккумуляторын салдырып алып, «шестерка”ны кабызып, көчкә кайтып җиткән идек шул чакта. Кызлар янында йөрелгәндер инде.

Беренче машинамны миңа Алсу белән өйләнешкәч әти бирде. «Туксан тугызлы»лы модель иде ул. Безнең мәҗлесләр алып бара башлаган чор. «Аппаратураларыгыз да күп, без авыл кешеләре, машина сезгә кирәгрәк», — дип, биреп җибәргән иде. Аннары үзебез «уникеле» алдык. Аннан соң кредитка «Опель» алган идек, аның белән озак йөри алмадык — җитди юл һаләкәтенә очрадык. Кабат ике «Шкода Октавия» булды безнең. Әни авырган чорда бөтен машиналарны сатарга туры килде. Йөрергә машина калмагач, «Газель»гә күчеп утырдык. Кунакка да, концертларга да шул «Газель»гә төялеп чыгып китә идек. Хәзер үзебезнең икенче эшебез — «НЛ» компаниясенең «Мерседес» машинасында йөрибез. 

Алсуның аерым машинасы юк. Бөтен эшебез парлап булгач, бер машинада йөрибез. Рульгә ул сирәк утыра. Аның иң ышанган кешесе — мин. Минем белән тынычрак йөри. 

Егет кеше буларак, хыяллар бар, әлбәттә. Зуррак джипларга кызыгам, ләкин алай ах-вах итеп түгел. Нинди машинада булса да, бер үк юллардан йөрибез, бер үк бөкеләрдә утырабыз».

 

Салават Миңнеханов: «Машинамны 2013 елдан бирле алыштырганым юк»

 

Салават Миңнеханов «Тайота Камри» машинасында йөри. Хәзерге бәяләре 1 миллион 700 меңнән башлана.

«Минем беренче машинам «тугызлы» иде. Машиналар артыннан куа торган яшьтән чыкканмындыр, аларны еш алыштырмыйм. Бүгенге көндә 2013 елда алган «Тайота Камри»да йөрибез. Бу — минем җиденче машинам. Яшьрәк чакта алыштырырга туры килгәләде, чөнки үзебездә чыгарылучы машиналарда йөрдем.  

Гүзәлем машина йөртү таныклыгына укып йөри. Правалы булгач, нинди машина тели, шундыйны алып бирәм. Бәләкәйне теләсә — бәләкәйне, зурны теләсә — зурны». 

Татар эстрадасы артистларының күбесе инстаграмда актив рәвештә аккаунтларын алып бара. Кемнең нинди машинага өстенлек биргәнен, ниндигә алыштырганын,  хатынына нинди маркалысын бүләк иткәнен инстаграм лентасы аша рәхәтләнеп күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдинова, үз командасын төяп, «Тайота Рав  машинасында җилдерә. Бәясе якынча 2 миллион. Инстаграмдагы фотоларыннан салонының ак мехлы чехол белән тышланган, поворотнигына дисбе тагылган булуын күрергә мөмкин. 

Илсөя Бәдретдинованың инстаграм аккаунтыннан

Зинира һәм Ризат Рамазановларның инстабитендә Зинираның ак төстәге «КИА Спортейдж» машинасы белән төшкән фотосы бар. Аның якынча бәясе — 1 миллион 700 мең.

Зинира-Ризат Рамазановларның инстаграм аккаунтыннан

 

Җәвит Шакиров: «Иң элек „Алтай“ тракторын йөртергә өйрәндем»

 

Хәзер Җәвит Шакиров «Тайота Ленд Крузер Прадо»да йөри. Якынча бәяләре 3,5 миллионнан башлана. 

«Мин руль артында утыз ел. Бәләкәй вакытта велосипедта чаба торган идек. Аннары «Алтай» тракторын йөртергә өйрәндем. Күрше абыйның «Зил» машинасы бар иде. Аны да йөрттек. Аннан соң «шестерка», «унлы», аннары чит илнекеләр китте. 

Мин машиналар белән мактана белмим, мактанырга яратмыйм да. Барасы җиргә исән-сау алып барып җиткереп, исән-сау алып кайтса — миңа шул бик җиткән. 

Машиналарны еш алыштырмыйм. Дүрт-биш елга бер тапкыр микән? Хәзер «Тайота Прадо» да йөрим. Зөлфия апаңныкы да «Тайота». Зөлфия апаңа шалтырат әле, номерын бирәм. Машинада йөрергә ул бик ярата», — дип, артык сораулардан тиз котылды Җәвит абый. 

 

Зөлфия Шакирова: «Руль артында ял итәм»

 

Зөлфия Шакирова руль артында сигез ел йөри. Машина йөртү тәҗрибәсен Җәвит абыйның «Тайота Прадо”сында туплап, «Тайота Рав 4» алып җибәргән. Якынча бәясе — 2 миллион.

 «Мин бик тынгысыз кеше. Эш эшләгәндә дә, өйдә утырганда да, йоклаганда да башым эшләп тора. Гел туганнарны, балаларны уйлап йөрим. Ә машинага утыруга мин онытылам. Башымдагы бөтен уйларымны чыгарып ташлап, бөтен игътибарымны юлга туплыйм. Һәм бу процесс миңа чиксез рәхәтлек бирә. Мин ял итәм. Шуңа күрә рульдә йөрергә яратам. Күбесенчә төнлә машинаны мин йөртеп кайтам, чөнки Җәвит абыегыз арый. 

 Машинаның төсенә исем китми. «Кызлар кызылга кызыга», — диләрме әле? Миндә андый нәрсә юк. Машинам классика — кара төстә. Без алганда агы юк иде. Анысын көтәргә кирәк иде, ә мин көтәргә яратмыйм. Җәвит алам дигәндә алып калыйм дип тә уйладым (көлә). Без яши торган урында кышын кар күп була. Ак төстәгесе карда күренеп бетмәскә дә мөмкин бит.

Иң мөһиме — барыбызга да юлларда исән-имин йөрергә язсын. Рульдә хәзер кем генә йөрми, эчеп алганы да утыра. Андыйларга юлыгырга язмасын». 

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев