Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар халкы һәм киң җәмәгатьчелек Илфак Шиһапов белән хушлашты (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Танылган журналист, продюсер кичә Бондаренко урамындагы үз фатирында, урын өстендә вафат булган иде. Кичә күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан китте. Ул үз фатирында, урын өстенә ятып вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген аның соңгы эшләгән эш урыны - "Шәһри Казан" газетасы редакциясендә булды. Соңгы юлга озатырга килүчеләр...

Танылган журналист, продюсер кичә Бондаренко урамындагы үз фатирында, урын өстендә вафат булган иде.
Кичә күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан китте. Ул үз фатирында, урын өстенә ятып вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген аның соңгы эшләгән эш урыны - "Шәһри Казан" газетасы редакциясендә булды. Соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында Илфак Шиһаповның озак еллар бергә яшәгән хатыны Илсөя Бәдретдинова, журналистлар, язучылар, сәнгать әһелләре, җырчылар белән беррәттән, гади халык та күп иде.
"Илфакның милли җанлы, олпат шәхес икәнен еллар узган саен гына тирәнрәк аңларбыз, - диде "Шәһри Казан" газетасы редакторы Гөлнара Сабирова. - Ул нинди генә жанрда иҗат итсә дә, йә елата, йә көлдерә иде, берәүне дә битараф калдырмады. Илфакның иң зур сәләте - кешене битараф калдырмауда. Илфак яшәргә ашкынды, шушы ашкынуы аны талкыткандыр да. Ялгышлары да бар иде. Ул үзенең хаталарын таныды, аңлады. 18 май көнне соңгы очрашуыбызда озак итеп сөйләшеп утырдык. Шунда да ул ялгышларын төзәтергә омтылыуын әйтте. Ходай аның бу хаталарын үзе кичерсен".
Илфак Илдус улы Шиһапов туган ягында - Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Иштирәктә Илфакның 78 яшьлек әнисе - Асия апа яши.
Арабыздан нинди кеше киткәнен, бәлки, еллар узгач кына аңларбыз, диде җыелган кеше. Сәхнә кешесен озатканда кул чабу гадәте бар. Илфак Шиһаповны соңгы юлга кул чабып озаттылар.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/31/141625/, http://matbugat.ru/news/?id=18972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев