Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Tatar-inform.tatar – .tatar доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты

30 августта, Республика көнендә, .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Моңа кадәр рус версиясе домены астында эшләп килгән һәм, башлыча, тәрҗемә итүгә корылган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы - tatar-inform.tatar. Татар редакциясенең .TATAR доменында теркәлүенең сәбәбе - Татарстан Республикасы хөкүмәте тырышлыгы белән булдырылган доменны популярлаштыру....

30 августта, Республика көнендә, .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Моңа кадәр рус версиясе домены астында эшләп килгән һәм, башлыча, тәрҗемә итүгә корылган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы - tatar-inform.tatar.
Татар редакциясенең .TATAR доменында теркәлүенең сәбәбе - Татарстан Республикасы хөкүмәте тырышлыгы белән булдырылган доменны популярлаштыру.
.TATAR домены татар теле сайтларны үстерү, Татарстан Республикасын дөньяда таныту, татар телле сайтларга аудиторияне җәлеп итү максаты белән булдырылган иде. Бу доменда сайтларны теркәү 2015 елның 25 мартында башланды.
Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләрнең тормышы турында 60тан артык яңалык җиткерә. Редакциянең төп максаты - татар телле укучыларга туган телдә Татарстан һәм татар халкы өчен мөһим булган вакыйгалар турында мәгълүмат бирү, укучылар өчен көн вакыйгаларын киңәйтелгән рәвештә тәкъдим итү.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә эшли башлады, һәм ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә эшләүче беренче региональ мәгълүмат агентлыгы. tatar-inform.tatar - татар телендәге беренче мәгълүмат агентлыгы.
Аның мобиль версиясе дә эшли. Сайтның социаль челтәрләрдә - Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK социаль челтәрләрендә төркемнәре бар. Киләчәктә "Татар-информ" яңалыкларына Telegram, WhatsApp мессенджерларында да язылып булачак. Бүген сайтның дизайны да үзгәрде.
Сайттагы рубрикалар - "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Рәсми хәбәрләр", "Авыл", "Икътисад", "Хәвеф-хәтәр", "Кәсепчелек", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин".
"Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик язмалар, "Әңгәмә" рубрикасында төрле темаларга интервьюлар тәкъдим ителә. Редакция фото һәм видеорепортажлар да әзерли, аларны шул исемдәге рубрикаларда карарга була.
"Татар матбугаты" бүлегендә бүгенге татар газета-журналларында чыккан актуаль язмалар тәкъдим ителә. Редакция татар телендә матбугат конференцияләре дә үткәрә, аларны "Фикер алышу" рубрикасында карарга була.
"Татар-информ"ның татар версиясен яңарту 2016 елның июнендә башланды. Соңгы өч айда редакция тарафыннан җиткерелгән эксклюзив яңалыклар саны 30 %ка артты. Редакция видеоконтент та җитештерә башлады - интервью, репортаж һәм сюжетлар әзерләнә. Нәтиҗәсе күз алдында - июнь-августта "Татар-информ"ның татар версиясе белән танышучылар саны 6 тапкырга арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев