Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар Ямалыда Фатыйх Насыров истәлегенә мемориаль такта ачылды

Районыбыз тарихына тагын бер яңа, мөһим бит өстәгән вакыйга 7 май көнне Татар Ямалы авылында булды

Еллар үткән саен, тарих битләренә язылган вакыйгалар тоныклана, дияр күпләр. Тик алар арасында тарих тузаны кунмый торганнары да шактый. Бөек Ватан сугышы – әнә шундыйлардан. Әле бүген дә ил күләмендә билгесез  солдат каберләре табылып тора, бүген дә сугыш кырында ятып калган яугирләрнең исемнәре барлана, ил уллары рухына һәйкәлләр ачыла, мемориаль такталар куела,73 ел үтсә дә, ул елларның кайтавазы тынмый. 

Районыбыз тарихына тагын бер яңа, мөһим бит өстәгән вакыйга 7 май көнне Татар Ямалы авылында булды - Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны , Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, җирлек тарихында тирән эз калдырган шәхес, авыл гына түгел, күрше-тирә җирлек балаларын да зур тормыш юлына чыгарган мөгаллим  Фатыйх Сәләхетдин улы Насыров истәлегенә Татар Ямалы мәктәбенә мемориаль такта куелды.

1918 елда Өшәр авылында дөньяга килгән Фатыйх Сәләхетдин улын, аның тормыш иптәше, Куян авылы кызы  Гөлбану Зинанованы райондашларыбыз әле бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. 

Фатыйх абый сугышка хәрби хезмәт үтәргә киткән җиреннән керә. Канкойгыч сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Медаль за боевые заслуги”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм башка медаль-орденнарга ия була ул. 

Гөлбану Җинан кызы  исә үз теләге белән сугышка алынган гаярь, курку белмәс хатын-кызларның берсе. Зенитчы Гөлбану апа да сугыш кырыннан орден-медальләр һәм чиксез яшәү теләге белән кайта. 

Фатыйх абый белән Гөлбану апа гаиләләренә  нигезне Германиянең Галле шәһәрендә сала. Беренче балалары да шунда туа. Ә 1948 елда алар кендек каннары тамган туган җирләренә кайта. Нәкъ менә Актаныш районы белән бәйле була аларның данлы да, шанлы да еллары. Сугыш белән сыналган ныклы мәхәббәтнең җиде җимеше дә туган җир туфрагында тәгәрәп үсә. 

Ни кызганыч, бүген инде әлеге кадерле ветераннарыбыз безнең сафларда юк. Тик хәтер аларны бүген дә яшәтә. Фатыйх Сәләхетдин улы Насыров истәлегенә Татар Ямалы мәктәбенә мемориаль такта куелу да моңа ачык мисал. Ветераннарыбызның чарада катнашкан балалары да искәртеп, райондашларга, авыл халкына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев