Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар Ямалы халкы асфальт юл көтә

Җирлектә 283 хуҗалык, шуның 131е - Татар Ямалыда, 108е - Буазкүлдә, 43е Бүләктә яши. 762 кешенең 2се Бөек Ватан сугышы ветераны, 43е тыл ветераны, 80е сугыш чоры баласы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар 10 кеше, 63е инвалид, пенсионерлар 220. "Чиялек", "Васик", Ахметов, Гатин фермер хуҗалыгы, үзләренең җир пайларын алып эшләүче гаиләләр -...

Җирлектә 283 хуҗалык, шуның 131е - Татар Ямалыда, 108е - Буазкүлдә, 43е Бүләктә яши. 762 кешенең 2се Бөек Ватан сугышы ветераны, 43е тыл ветераны, 80е сугыш чоры баласы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар 10 кеше, 63е инвалид, пенсионерлар 220.
"Чиялек", "Васик", Ахметов, Гатин фермер хуҗалыгы, үзләренең җир пайларын алып эшләүче гаиләләр - Нургалиев, Зиннуров, Гатин, Габдрәхимов, Хәйбрахманов, Нуриев, Лотфуллин, Низамов, сөт җыючы эшмәкәр һәм оешма-учреждениеләрдә эшләүчеләр үзара ярдәмләшеп, килешеп, аңлашып эшли.
Җирлектә төп яшәү чыганагы булып мал асрау, сөт, ит сатып гаилә керемен тулыландыру тора. Шәхси эшмәкәрлекне үстерү программасына кушылып, җирлектә Фликс Әхмәтов та фермер хуҗалыгы булдырган. Артур Хәбибуллин кәҗәләр асрап, аның сөтен Чаллыга сата. 2015 елда 5 кеше 600 мең сумлык ЛПХ кредиты алган. Печән-көтүлек җирләрен дә рәсмиләштереп, кадастр исәпкә куйганнар. Сыер асраган өчен - 3000, кәҗә асраган өчен 1000 сум күләмендә субсидия алу да күңелләрен үсендергән.
Җирлек халкын эшле итүдә, гаилә фермалары булдыруда дәүләт тудырган мөмкинлекләрдән файдаланалар. Тана сатып алу өчен 15 мең сум күләмендә субсидия, мини-ферма төзү өчен 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алуны отышлы бәяләгәннәр. Марат Мокыймов, Нәвис Хәсәншин, Люзия Лотфуллина мини-ферма төзергә теләк белдергән.
Халыкны су белән тәэмин итүне узган ел "Гидросервис" оешмасына тапшырганнар.
Җирлек халкы Бүләктән Татар Ямалыга асфальт юл һәм Ямалыны тоташтыручы күпер салу мәсьәләсен күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев