Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татар җырчылары Хәния Фәрхинең вафаты турында Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә ишеткән

Бүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды. "Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга...

Бүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды. "Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга - әнисе янына кайтып киткәнлеген әйтте", - диде искә алу чарасын оештырган Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге.
"Безнең артистлар үзара аралаша торган интернет-чат бар, хәбәрне ишеткәч ышанмыйча шунда кердем, әйе, дөрес икән. Бик авыр хәбәр. Хәния апа бик эмоциональ кеше иде, йөрәктер", - диде Хәния Фәрхи белән якыннан аралашып яшәгән шагыйрә Ләйлә Дәүләтова "Татар-информ" хәбәрчесенә. Ул үзенең Хәния Фәрхи белән бер ай элек Санкт-Петербургта концерт куйганын, бергә самолетта кайтуын искә төшерде. "Хәния апага багышлап язган бик озын бер шигырем бар. "Сиңа гашыйк булыр идем, әгәр син ир-ат булсаң..." дигән юллары бар аның. Хәния апа чын хатын-кыз иде. Сәхнә артында елап торса да, сәхнәгә елмаеп чыга иде һәм чын күңелдән елмая иде", - диде Ләйлә.
"Моннан бер атна элек телефоннан сөйләштек. Әни янына авылга кайтып киләм. Килгәч бер күрешербез әле, сөйләшәсе сүз бар, диде. Башка берни дә белмим. Коточкыч хәбәр", - диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.
"Әлфия апа Авзаловадан соң бу зур югалту, - диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Татар сәхнәсен тоткан, татар эстрадасында үз мәктәбен булдырган зур җырчы иде".
Җырчы Салават Фәтхетдинов: "Бүген берни дә әйтә алмыйм. Иртәгә..." - диде Салават бик борчулы тавыш белән.
Әлегә Хәния Фәрхинең кайда җирләнәсе турында төгәл мәгълүмат юк.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/27/145189/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев