Актаныш

Татар җыры Әлфиясез калды...

Тагын бер олпатыбыз бакыйлыкка күчте. Татар дөньясы Әлфия апа Авзалова белән хушлаша. Кем иде ул безнең өчен? Без аның әһәмиятен аңлап, вакытында кадерли белдекме? Чордашлары нинди истәлекләр саклый? Без бүген олпат җырчыбызны искә алабыз, истәлекләр аша сорауларыбызга җавап эзлибез. Язылган һәр сүзебез рухына дога булып барсын иде. Актаныш сандугачы. Әлфия...

Тагын бер олпатыбыз бакыйлыкка күчте. Татар дөньясы Әлфия апа Авзалова белән хушлаша. Кем иде ул безнең өчен? Без аның әһәмиятен аңлап, вакытында кадерли белдекме? Чордашлары нинди истәлекләр саклый? Без бүген олпат җырчыбызны искә алабыз, истәлекләр аша сорауларыбызга җавап эзлибез. Язылган һәр сүзебез рухына дога булып барсын иде.
Актаныш сандугачы. Әлфия апа дигәч, үзеннән-үзе шулай диясе килә. Якташлары бик ярата, хөрмәт итә аны. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев якташын татар җырын яңа эстетик югарылыкка күтәргән җырчыларның берсе дип саный:
- Әлфия Авзалова - милли, рухи байлыгыбызның бөеклеген халыкчан аһәңе, ялкынлы, дәртле таланты белән чагылдыручы, киң катлау тамашачыларына бик юмарт җан азыгы өләшүче сәнгатькәр. Аның төрки халыклар арасында популярлыгы, аңа миллионлаган тамашачыларның мәхәббәте һөнәри осталыгы, репертуарының байлыгы, үзәкләрне өзә торган моңы, туган илебезгә, туган җиребезгә карата тирән горурлыгы белән аңлатыла дип беләм.
Җыр белән яшим
"ВТ" да басылган әңгәмәләренең берсендә ул әнә шулай дигән. Һәм сүзләрен елллар белән дәлилләп тә куйган. Агитбригадаларда җырлап йөргәнне дә керсәк, 63, татар эстрадасында 55 ел хезмәт иттем дигән. Балачактан ятим үскәнгә, җырга кайгысын да шатлыгын да салырга өйрәнгән. Сәхнәгә исә "Күккүк" җыры белән килдем дигән. Хәтта берзаман аның турында "Кәккүк кызы" дип язып та чыкканнар. Әлфия ападан укыдыгызмы шул мәкаләне дип сорашкач, иңен сикертеп, укымадым, кем язганын да белмим, ну мәкаләсе төпле дип әйттеләр, дигән. Менә шундый гади, юктан мәзәк ясый белә торган кеше иде ул.
Әлфия апа сәхнәгә борынгы җырлар белән килә. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә "Кәккүк" белән таныла. Аннары "Гөлҗамал", "Казан сөлгесе", "Болын"... Бүген без Әлфия апа "Гөлҗамал"ын сагынабыз, яшь башкаручылар арасында аның кебек җырлаучыларны эзлибез. Аның кебек булыр өчен татар халкы кичергән бөтен авырлыкны күтәрергә, татарның бәгырен аңлый белергә кирәк шул. Җыр турында Әлфия апа болай әйтеп калдыра: "Җырны аны тапшыра белергә кирәк. Ни турында җырлаганыңны аңларга кирәк. Ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк һәм шуны йөрәк аңа, моң аша залга тапшыра белергә кирәк. Йөзнең унысына барып җитсә дә яхшы. Җырчы кешеләр күңеленә якты хис бирер өчен җырлый. Җыр ул бай кешене дә җылата ала, ярлыны да көлдерә ала. Җыр ул халык язмышы турында булырга тиеш. Шаян җырмы ул, такмакмы ул, классикамы ул - халык язмышы турында булырга тиеш. Яки халыкның узганы, бүгенгесе, яки киләчәге турында. Халык арасыннан чыккан җырчының максаты Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талантын үстереп, халыкка кайтару булырга тиеш. Шул максатлар өчен ул, йогалар, сихерчеләр кебек могҗиза булдырырга тырышырга тиеш".
Җырчының юлдашы баянчы була. Әлфия апа баянчыларымнан уңдым дип әйтә торган булган. Фәнис Гыйлметдиновны исә, иң ышанычлы кеше дип аерып әйткән. Фәнис абый Казан дәүләт конcерваториясенә укырга кергәч, аңа азрак үпкәләп тә йөргән. Бригадада, Фәнис абый киткәч, баянчылар еш алмашынып торган. Ул чакларны Фәнис абый болай искә ала:
- Әлфия апаның Илдар Җаббаров дигән баянчысы бар иде. Өлкән яшьтә булгач, аңа алмаш эзләгәннәр. Вакытында китә белергә кирәк дигән сүзне мин беренче Әлфия апа авызыннан ишеттем. Менә шулай алтмышынчы елларда бергә эшли башладык. Җиде ел эшләү дәверендә без аның белән бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Аның ни теләгәнен ым-ишарәсеннән аңлый идем. Сәхнәдә тулы бер спектакль куйдык. Ә инде җыр тәмамланып, сәхнәдән чыгар вакыт җиткәч, янәшәсенә басып, баянымны җәеп җибәрәм дә, биленнән кочып ала идем. Халык шул чакта шашынып кул чаба иде.
Ул гадел булды. Әйтәсен маңгайга терәп әйтте. Сүзенә үпкәләп булмый иде, дөрес сүзгә ничек үпкәлисең инде. Әйтеп тә тыңламасалар, муен тамырына берне сыларга да күп сорамый иде. Тәртәгә тибәргә яраткан музыкантларны кысада тоту өчен бусы да кирәк. Салган кешеләрне яратмады. Концерттан соң мәҗлес ясап хөрмәт күрсәтсәләр, хөрмәтләрен кабул итә, ләкин үтенсәләр дә җырламый иде. Беркайчан да табын җырчысы булмады.
Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Венера Ганиева исә, минем кебек җырлап күрсәтә иде, дип елмаеп искә алды:
- Ул минем каенанам белән дус иде. Алар икесе дә Актаныштан, бергә укыганнар, шуңа күрә Әлфия апа миңа сынап карый, иҗатымны күзәтеп бара иде. Ләкин тәнкыйть иткәне булмады. Образга кереп җырлыйсың дип мактый иде. Сәхнәдә таш казык кебек басып торучыларны яратмый иде ул. Чөнки үзе җыр белән яши, җыр белән яна, моңлана белде. Аның белән бергә концертларда катнаштык. Аңа тамашачының ихлас мәхәббәтен үз күзләрем белән күрдем. Ул безгә үрнәк, өлге булды. Ләкин беркайчан да мин менә кем дип кәпрәймәде, гомер буе гади, самими булды. Аның әйткән сүзләре дә самими, хәтта мәзәккә әйләнә иде бит. Халык шушы сыйфатлары өчен дә үзенеке дип кабул итте, яратты аны.
Авзалова урамы кирәк
Көчле ихтыярлы булуы белән дә тарихка кереп калды ул. Хатирәләрен укысаң, шаклар катасың, нинди сабыр булган икән ул. Әйтик менә, юлда йөреп тавыш җепселләре, тамак сеңерләре бик каты шешеп киткән. Мондый хәлдә җырлау түгел, хәтта җырларга да ярамый ди белгечләр. Әлфия апа исә Магаданга хәтле барып җитеп концертны өзүне тамашачы гына түгел, Ходай да кичермәс дип җырлый, иртәгәсен тагын юлга кузгала.
Бер чыкмаса бер чыга шул аякөсте үткәргән чирләр. Әлфия апаның да гомере кыл өстендә калган мизгелләр шактый була. Тамагындагы яман шешне да җиңә, беттем дигәч тә яңадан тернәкләнә әле.
Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин исән вакытында кадерле булуын сизеп китте, диде. Үзенә атап агач утыртуда катнашты. Ул чакта кызлары ярдәме белән килгән иде, дип искә алды:
- Гомер буе татар сәнгатенә хезмәт итте. Без игътибарлы булырга тырыштык, әмма аңа күпме генә хөрмәт күрсәтсәң дә аз. Мирасын өйрәнергә, исеменә мәңгеләштерәсе иде. Филармония янындагы урамнарның берсенә Авзалова исемен бирүне, аның исемендәге фестиваль оештыруны күтәреп чыгачак. Әлфия апа шәхесе һәйкәл куюга да лаек, - диде ул.
Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, хәлен белеп янына барып йөргәннәр. Әлфия апа барыбыз өчен дә эталон иде, ди ул:
- Мин татар җыры Әлфия Авзалова яңгырашында булырга тиеш дип саныйм. Менә әле җырларын тыңлап, барлап утырабыз. Аларның һәрберсе сәнгать әсәре икән. Бүгенге заманда, җырның кадере киткәндә бу бигрәк тә әһәмиятле. Әлфия апа Мансур Мозаффаров, Алмаз Монасыйпов җырларын күп башкарган, халык җырларын барлаган икән. Зур хәзинә калдырды, бу бәхәссез. Ихласлыгы, гадилеге белән исән чакта ук легендага әйләнде. Ул бит сәхнәдән иртә китте, мин аны исән чакта ук юксына идем, хәзер бигрәк тә юксындыра... Шөкер, барып йөрдек, кызлары белән элемтәдә тордык. Төрле чагы булгандыр, ләкин беркайчан да эчендәгесен күрсәтмәде. Гел елмаеп каршы алды, кәефе күтәренке булды. Бәлкем шул чакларда эчендә бөтенләй башка утлар кайнагандыр.
Бердәнбер иде
Хәер, уфтана, сыктый, сыкрана торган кеше булмаган ул. Ләбиб Лерон белән әңгәмәсендә каз тәне чыгарырлык ихласлык белән авыр язмышына рәхмәтен җиткергән: "Бик авырлык күреп үстем бит инде... Салкын пич башында үстем, әни үлгәч... Шул яшьлегем кире кайтса, шул авыр тормышка мин кире кайтыр идем! Үлмәдем бит! Тырыштым! Кемгә кер удым, кемгә идән юдым. Кайтыр идем шунда, шул салам түбәле ятим өебезгә кайтыр идем... Үкенмимен! Ризамын! Яшьлегем кире кайтса... тормышның кадерен белер идем. Җиңел тормыш - сөенеч тормыш түгел ул. Аллага шөкер, эшләп алдым, димен. Тәмсез булса да, тәмле дидем. Аллага шөкер, мин исән, дидем..."
Чордашлары Әлфия апаны гаҗәеп ярдәмчел кеше дип искә ала. Эстрадага яңалык алып килгән җырчы Зиннур Нурмөхәммәтовның хатыны, оригиналь жанр артисты Татьяна Романова ул бөтен сәнгать кешесен кайгыртып, ярдәм итеп яшәде, диде:
- Зиннур Мәскәүдә укып кайткач та, аның белән концертлар куеп йөрде. Киң күңелле кешеләрне күргән бар, ләкин аларның берсе дә Әлфия апаның кискән тырнагына да тормый дип сөйләгәне истә. Тора-бара без моның шулай икәнен үзебез дә белдек. Күпме җырчыга, күпме музыкантка фатир алуда ярдәм итте ул. Берсе Әлфия апа менә шул әйбер барып чыкмады, менә фатирсызлыктан интегәбез дип барып әйтә - Әлфия апа мәсьәләне хәл итмичә туктамый. Өстәгеләргә хәтле барып җитә, беркем дә туктата алмый иде. Ул бит бер карыйсың монда, икенчесе караганда тегендә. Аңышып та өлгермиләр иде. Үз туганнарының балаларын канат астына алу, аларны да кайгырту дисеңме - олы йөрәкле кеше иде ул. Миңа да ярдәм итте. Лаеклы ялга чыгар вакыт җитте, мин эшли торган бригада эшсез утыра, стаж юк, эш юк, акча юк. Белеп алган да, үз бригадасына беркетеп куйган. Ике айга Урта Азиягә гастрольгә чыгып киттек. Ташкентта минем туган көнне үткәрдек. Зиннурның 65 яшьлеген искә алу кичәсен оештырганда, аңа шалтыратып, килүен үтендем. Ул вакытта сәхнәдән киткән иде инде. Килде, җырлады, хәтта сәхнәдән чыгарып булмады. Ул гомер буе шулай, ярдәм чынлап та кирәк урынны тоя һәм ярдәм итә иде. Аңа ялынырга кирәкмәде, хәер ялынганны, тәлинкә тотканды өнәмәде дә. Белә идек Әлфия апаның гомер азагына якынлашканын, әзер дә кебек идек. Барыбер авыр... Ул бердәнбер иде. Кешелеклелек ягыннан да, иҗатында да. Ул шәхес, тулы бер чор иде.
Хушлашу
Моң патшабикәсен менә шундый сыйфатлары белән хәтергә сеңдерик Игелекле эшен, 500 дән артык әсәрдән торган репертуарын онытмаска иде. Халкыбызның борынгы җырларын, бигрәк тә беркайчан да картаймый торган "Зөләйха", "Шахта", "Казан сөлгесе" кебек җәүһәрләрне күңелгә ятышлы моң-бизәкләр кушып башкарган җырбыбыз ул безнең. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов әсәрләрен беренче булып тамашачыга җиткерүче фидакарь дә. Әлфия Авзалова катнашындагы концертлар һәрчак зур уңыш белән барган. "Туган туфрак" һәм "Бер шатланам, бер бер моңланам" исемле концерт программалары өчен ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.
Әлфия Авзалованың дөньядан китүе турында Илһам Шакировка да җиткергәннәр. Илһам ага, "нишлисең инде..." дип авыр сулап бик озак уйланып утырган.
Легендар җырчыбыз белән хушлашу 17 июнь көнне Татар филармониясендә (Павлюхин урамы, 73 нче йорт) 8.30 сәгатьтә була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: