Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Татарча диктант": Иртәгә, 10 сентябрьдә туган телдә грамоталы яза белүне тикшерәбез

Иртәгә, 10 сентябрь көнне көндезге 11.00 сәгатьтә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе башланып китә. Актаныш районында да татарча диктант язу мәйданчыклары эшли.

Татарча диктант язу быел алтынчы тапкыр оештырыла. 
Татарча диктант язуның максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарсыз язуны кулланылышка кертү. 

Диктант язуның трансляциясе «Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан» һәм «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналларыннан күрсәтелә. 
Шулай ук беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/ сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырыла. Монда текстны тикшерергә дә җибәрергә була.
Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә http://diktant.tatar/ рәсим сайтында урнаштырыла.
Беренче көнне 10 сентябрьдә Татарстанда һәм Башкортстанда, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. Чарада, яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев