Татарстан аграрийлары 2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга өстәмә акчалар алырга мөмкин

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, эре инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда минераль ашламаларга кызыксындыру субсидияләре бирү кагыйдәләре турында сөйләштеләр, әче туфракны известьлау һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү буенча эш тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнгән, әмма, әлегә көннәр матур торганда, кукуруз һәм көнбагышны җыю буенча эшне активлаштырырга кирәк. “Шулай ук минераль ашламалар кертү өчен 1 млрд. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы үтенечебез дә республика Президенты тарафыннан хупланды”, - дип, хәбәр итте министр.
Министр урынбасары Илдус Габдрахманов уңдырышлылыкның тотыла торган минераль ашламалар күләменә бәйле булуы һәм аларны 2021 ел уңышы өчен сатып алуга субсидияләр бирү шартлары турында сөйләде.
Яңа кагыйдәләр буенча аграрийларга субсидияләр алу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк булачак:
• 2020 елның 1 гыйнварыннан алып 2020 елның 15 ноябренә кадәр 2020 елгы чәчү мәйданнары буенча гектарга кимендә 35 кг ашлама тупланган булуын расларга (дәүләт ярдәменнән файдалану өчен)
• агрохимик тикшеренүләрнең 5 еллык циклын үтәмәгән очракта, субсидияләр бирелми;
Индикатор шартлары:
- чәчүлек мәйданнары 2020 елдагыдан да ким булмаска тиеш;
- 2021 елның 1 июленә 2021 ел уңышы өчен гектарга кимендә 50 кг (үз акчаларына гектарга кимендә 40 кг) минераль ашламалар кертелергә тиеш;
- 1,3% кызыксындыру коэффициенты 2020 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләгән таләпләргә туры килә торган стационар эретмә узеллары булганда кулланыла.
Илдус Габдрахманов шулай ук туклану элементларының үзләштерелүен арттыру һәм үсемлекләрне үстерү өчен туфракның әчелеген бетерү буенча Татарстанда башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Фикер алышуның икенче өлеше хуҗасыз объектларны рәсмиләштерүгә багышланган иде. «Бүгенге көндә аларны рәсмиләштерү РФ Граждан кодексының 225 статьясы нигезендә башкарыла, хуҗасыз барлык күчемсез милек шул территориядәге җирле үзидарә органы гаризасы буенча күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы орган тарафыннан исәпкә алына. Хуҗасыз милекне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерү буенча район башлыкларының күп тапкырлар бирелгән мөрәҗәгатьләренә Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Граждан кодексының 225 статьясы катгый үтәлә, дип җавап бирде. Бу рәсмиләштерү тәртибе 2 елга кадәр сузыла. Әмма мондый объектлар булган районнарга аны узарга кирәк, чөнки хуҗасыз объектларга хокук билгели торган документларны рәсмиләштерү салымнар җыярга, буш биналарны файдалануга бирергә, фермерларны үз районыңа җәлеп итәргә, яңа эш урыннары булдырырга, грант программаларында катнашырга һәм ташламалы кредитлар алырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.
Киңәшмә барышында шулай ук күчемсез мөлкәткә милек хокукын тану буенча Алексеевск районы тәҗрибәсе турында фикер алыштылар, ә Кама Тамагы районы хуҗасыз объектларны рәсмиләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.43700
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.31400
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?65000
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.65200
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..56500
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?43800
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.38500
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.48200
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.26700
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.27500
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж)В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.1300
-
19 май 2022 - 12:32Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавыХөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.5000
-
19 май 2022 - 12:05Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш-информ" коллективы белән очраштыБүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш-информ" коллективы белән очрашты.11800
-
19 май 2022 - 09:36Кулланучы әлифбасы: үсентеләрне сатып алганда бакчачыларга нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?Язгы эшләр вакытында бакча һәм бакча яны участокларында параллель рәвештә үсентеләрне һәм җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар үсентеләрен сатып алу, аларны утырту эшләре бара.7800
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла48500
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.56300
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.77200
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)47400
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.54100
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.52801
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?65000
-
14 май 2022 - 21:07ЯЗ БЕЛӘН ҖӘЙ ҮБЕШКӘН МӘЛ:Халкыбыз сынамышлары Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, күз салыйк әле? Ә сез сынамышларга ышанасызмы?68200
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.79700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика