Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан балыкчылары интернетта браконьерларга һәм хокук бозучыларга каршы төркем булдырачак

ТР Экология министры хокук бозулар турында оператив мәгълүмат җиткереп барырга әзер булган балыкчылар инициативасын хуплады.

Балыкчылар мессенджерларда Татарстан елгаларында экология законнарын бозучылар белән көрәшкә багышланган төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты. Алар ТР Экология Министрлыгы белән хезмәттәшлек булдырырга уйлый. Бу турыда Андрей Кузьмин белән интервью вакытында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белдерде. 

Әңгәмәдә ТР балыкчылар Федерациясе әгъзасы, балыкчы-спортчы, спорт мастерына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты.

"Без Росрыболовство белән эшлибез, аерым алганда, Татарстан Балык инспекциясе белән һәм "Против сетей" дип аталган аерым төркем төзедек. Битараф булмаган гражданнар анда хокук бозучыларның реаль координаталарын юллый. Бу төркемдә Росрыболовство һәм Балык инспекциясе хезмәткәрләре бар, димәк, чаралар бик тиз оештырыла. Хезмәткәрләр урынга ике-өч сәгать дәвамында киләләр, хокук бозуларны теркәп, мәгълүматны тапшыралар. Без сезнең хезмәткәрләр белән дә шактый актив эшләячәкбез. Без - спортчы-балыкчылар сулыкларыбызда балык булсын өчен, чынлап та, җан атабыз, - диде Ферафонтов.

Экология министры бу тәкъдимне хуплап чыкты һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Александр Шадриков белән интервьюны “События” сайтыннан укый аласыз. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/02-05-2020/rybolovy-tatarstana-sozdadut-gruppu-v-internete-protiv-brakonierov-i-narushiteley-5740119

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев