Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан эшкуарларын бушлай экспорт эшчәнлеген алып барырга өйрәтәчәкләр

Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды “Россия экспорт үзәге” мәктәбе программасы буенча укытуга кече һәм урта эшмәкәрләрне туплый.

Уку программасы экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуны арттырырга планлаштыручы кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук, тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыру мәсьәләләрендә белем һәм компетенцияләр җитеп бетмәгән бизнес субъектларына юнәлтелгән.

Россия экспорт үзәге курслары көндезге форматта уза. Уку программасы модульле принцип буенча төзелгән 11 семинардан тора. Белем бирү программасының теоретик өлеше экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча реаль бизнес-кейслар карары белән гамәли дәресләр белән ныгытылган.

Россия экспорт үзәге курслары көндезге форматта уза. Уку программасы модульле принцип буенча төзелгән 11 семинардан тора. Белем бирү программасының теоретик өлеше экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча реаль бизнес-кейслар карары белән гамәли дәресләр белән ныгытылган.

Белем бирү курсын, 3 ноябрьдә 9:30 сәгатьтә, экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча семинарда ача. Семинар кысаларында экспорт проектының тормыш циклы этапларының һәркайсы, Россия эшмәкәрләре өчен экспорт эшчәнлеге өстенлеге эзлекле рәвештә каралачак. Тыңлаучылар халыкара сатулар өчен потенциаль базар сайлау һәм беренче чит ил сатып алучыларын эзләү механизмнарын өйрәнә алачак, үз продуктының тышкы базар таләпләренә туры килүен бәяли һәм потенциаль куркынычларны һәм аларны минимальләштерү ысулларын билгели алачак.

Семинарның белем бирү программасы тышкы сәүдә килешүен гамәлгә ашыруның төп этапларын анализларга мөмкинлек бирәчәк: халыкара сөйләшүләр, тышкы сәүдә контракты бәяләмәсе, таможня рәсмиләштерүе, логистика процессларын оптимальләштерү һәм валюта түләүләрен алу; шулай ук, программаның һәр катнашучысы өчен иң релевантлы дәүләт ярдәме инструментларын ачыклау.

Семинарны «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбе тренеры Эмиль Шенфельд үткәрәчәк.

Белем бирү проектында катнашу бушлай.
Укулар түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Петербург ур., 28. «Эшмәкәр йорты».

Семинарда катнашу өчен теркәлү шарт:

  • 1. https://exportedu.ru/events/2928 сылтамасы буенча узарга;
  • 2. Сайтта теркәлергә;
  • 3. Укуга гариза бирергә.

Парольне саклагыз, бу семинар узу турында сертификат алырга, башка чараларга язылырга һәм экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Реклама

Тулырак мәгълүматны +7 917 888-28-82 (Альбина) телефоны буенча алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев