Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан эшмәкәрләре хезмәткәрлеренең эш урыннарын саклап калу өчен 13,6 миллиард сумнан артык акча алды

Банклар республика бизнесына ике процентлы 6,4 меңнән артык ташламалы кредит биргән.

Татарстанда 6,4 мең оешмага эш урыннарын арттыру өчен льготалы кредит бирелгән. Гомумән алганда оешмаларга  13,6 млрд сум акча бүленгәнлеге турында  хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру 1 ноябрьдә төгәлләнде. Бу елның май аенда башланган проектның максаты коронавирус пандемиясе аркасында зыян күргән оешма-компания тармаклары, коммерсияле булмаган оешмаларга ярдәм итү иде.

Эшмәкәр әлеге акчаларны үз эшчәнлеген алып бару һәм хезмәт хаклары өчен кулланып, алдан алынган кредитларын да  яба ала иде.

Льготалы кредит бирүнең төп максаты - эш урыннарын саклау. Барлык шартлар да үтәлгән очракта кредит ставкалары күләме 2% тәшкил иткән, ә калганына дәүләт субсидия биргән. Кредит процентларын ай саен түләү таләп ителмәгән. Әлеге льготалы бурычны түләүне 2021 елның 30 июненә хәтле башкарырга кирәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев