Актаныш

Татарстан фермасында фаҗига: эшче тирес чокырында тончыгып үлгән

Гадәттән тыш хәл Тукай районы Сосновый бор бистәсе янындагы дуңгыз фермасында булган. Фаҗига ике эшче канализация торбаларын төзекләндергән вакытта була. Көчле аммиак исе аркасында 50 яшьлек ир-ат аңын югалта һәм тирес чокырына егылып төшә. Хезмәттәше аны коткарырга маташып карый һәм үзе дә чокырга егыла. Шунда гына булган ферма эшчеләре аларга...

Гадәттән тыш хәл Тукай районы Сосновый бор бистәсе янындагы дуңгыз фермасында булган.
Фаҗига ике эшче канализация торбаларын төзекләндергән вакытта була. Көчле аммиак исе аркасында 50 яшьлек ир-ат аңын югалта һәм тирес чокырына егылып төшә. Хезмәттәше аны коткарырга маташып карый һәм үзе дә чокырга егыла.
Шунда гына булган ферма эшчеләре аларга ярдәм итеп карарга тырышса да, өлгерә алмый кала. Слесарьларның берсе урында ук вафат була. Ә икенчесе хастаханәгә озатыла. Хәзер ул реанимация бүлегендә.
Чыганак: http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: