Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан халкын ноябрьдә рәттән 3 көнлек ял көтә

Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көне булып санала. Татарстан Республикасының "Бәйрәм көннәре һәм...

Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көне булып санала.
Татарстан Республикасының "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы кануны нигезендә, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә ял көне.
Татарстан Республикасының "ТР законының 1 маддәсенә үзгәреш кертү хакында "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" канун нигезендә ял көне белән бәйрәм көне туры килү сәбәпле, өстәмә ял көне бирелми.
Шулай итеп, 2016 елда биш көнлек эш атнасында 4, 5 һәм 6 ноябрь - ял көннәре булачак.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, ноябрь бәйрәм алды көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кими, дип җиткерә идарә тармагының матбугат хезмәте.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/63875-tatarstan-halyikyin-noyabrdә-rәttәn-3-kөnlek-yal-kөtә.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев