Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан - илкүләм проектлар контекстында телгә алынуы буенча медиарейтинг лидеры

Лидерлар өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе керде.

Татарстан Республикасы РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указы контекстында Россия төбәкләренең телгә алынуы буенча медиарейтингның беренче баскычында урнашты. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Лидерлар өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе керде.

Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрләреннән күренгәнчә, 2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 44 юл объектын ремонтларга ниятлиләр. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Шулай ук Түбән Кама шәһәренең ике яңа микрорайонында «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 260 урынлы ике балалар бакчасын төзү эшенә керештеләр.

Моннан тыш, гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашырган вакытта конкурс процедураларын үткәрү 2019 елда республикада 234 миллион сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев