Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан җитәкчелеге, Әлфия Авзалованың вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Татарстан җитәкчелеге, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артискасы Әлфия Авзалова вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте. Белдерүдә "Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде", - дип әйтелә. Бүген, 2017 елның 15 июнендә, 85 нче яшендә, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган, ТАССРның халык, артисткасы, Г.Тукай...

Татарстан җитәкчелеге, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артискасы Әлфия Авзалова вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Белдерүдә "Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде", - дип әйтелә.
Бүген, 2017 елның 15 июнендә, 85 нче яшендә, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган, ТАССРның халык, артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды.
Текстта: "Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, кызга биш яшь тулганда, әнисе дә үлә. Әлфия Авзалованы әнисенең апасы тәрбияләп үстерә", - дип язылган.
Әлфия Авзалованың репертуары үз эченә 500 дән артык әсәрне ала, язмалары аның җырларын саклый һәм киләчәк буынга тапшырачак, диелә кайгынамәдә.
"Әлфия Авзалова - легендар җырчы, сирәк очрый торган матур тембрга ия, аның иҗатын төрле буын тыңлаучылары ярата. Әлфия Авзалова - татар вокал сәнгатен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән шәхес. Әлфия Авзалованың осталыгын һәм намуслы хезмәтен аның мактаулы исемнәре, дәүләт бүләкләре раслый. Алар арасында - "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены, "Казанның 1000-еллыгы истәлегенә" медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты", - дип җиткерелә язмада.
Кайгынамә: "Әлфия Авзалова, халыкның чиксез мәхәббәтен казанды, республиканың музыка өлкәсендә абруйга ия иде, Татарстанның музыка сәнгатенә тугры һәм данлы хезмәт күрсәтте. Халыкның яраткан җырчысының, талантлы шәхеснең якты рухы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак", - дигән сүзләр белән төгәлләнә.
Кайгынамәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Тататрстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет башлыгы Разил Вәлиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров һәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин кул куйган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев