Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узып китте

Республика КФҮнә мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Илдә ташламалы ипотека программасы озайтылу сәбәпле, быел Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗ сизелерлек арта. Бу хакта  ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Күрсәтелгән хезмәтләр саны сентябрьдә-октябрьдә генә 515 мең тәшкил итә. Күчемсез милекне теркәү беренче урында һәм без күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен артта калдырдык. Башта 2015 елда бездә 68 хезмәт бар иде һәм аларның 82%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә. Бүгенге көндә без 254 хезмәт күрсәтәбез һәм аларның 62%ы Росреестрга туры килә", - диде ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, быел республиканың күпфункцияле үзәге 4 млн хезмәт күрсәткән, һәм шуларның 2,5 млны Росреестрга туры килә. Узган ел КФҮ (МФЦ) офисларына 14 меңгә кадәр гариза бирүче килгән булса, быелның июль-сентябрь айларында көн саен 15-16 мең кеше мөрәҗәгать итә. Бу ел барлык мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев