Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстан халкы 5500 сум ала башлады: Ярдәм бөтен кешегә дә түгел

Россиянең кайбер гражданнары 5500 сум күләмендә айлык акчалата ярдәм ала башлады.

РФ Пенсия фонды моның буенча 1 июльдән гаризалар кабул итә башлады.  


8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, баланы ата-ананың берсе генә тәрбияләгән очракта, яңа акчалата түләү билгеләнде. Тагын бер шарт - гаилә кереме региондагы яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

Реклама

Ярдәм билгеләгәнче гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре исәпкә алына (шул исәптән пенсияләр, пособиеләр, балаларга түләүләр, алиментлар һ.б.). Шулай ук күчемле һәм күчемсез милек тә.

Гражданга пособие алу өчен гариза бирергә кирәк: моны дәүләт хезмәтләре сайты аша яисә шәхсән Россия Пенсия фонды бүлегендә эшләргә мөмкин. Түләү күләме гаиләнең яшәү төбәгенә бәйле, Россия буенча ул аена уртача 5 мең 500 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев